РАЙОН ЧЕМПИОНАТЫ ТӘМАМЛАНДЫ: АКТАНЫШНЫҢ ИҢ КӨЧЛЕ КӨРӘШЧЕЛӘРЕ БҮЛӘКЛӘНДЕ(+ВИДЕО)

2021 елның 8 гыйнвары, җомга

Актанышны данлы иткән изге төшенчәләр бар: алар арасында Актаныш игенчесе һәм Актаныш көрәшчесе дигәннәрен нык саклый бүгенге яшьләр,  Аллага шөкер, буыннан буынга күчә барган көрәш серләре югалмый. Шуңа күрәдерме Актанышта Яңа ел яллары вакытында узган көрәш ярышына катнашучылар саны бермә-бер күп булды. Кыш бабай призына оештырылган бил алыш ике көн дәвам итте. 93 укучы унике үлчәү авырлыгында үз көчләрен сынады. Зурлар өч категориядә: 65 килограмм авырлыкта, 80 килограмм авырлыктагылар һәм 80 килограммнан югары үлчәмдә көрәште. Исемле көрәшчеләрнең бер мәйданга җыелуы көрәш бәйгесен тагы да абруйлы итте. Көрәш чемпионатына Татарстан, Россиякүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Фарис Хуҗин кебек көрәшчеләр чакырылган иде.  Татар милли көрәш тарихында үз исемнәрен булдырган Актаныш егетләре әле генә келәм серләренә төшенә башлаган малайларга үзара көрәшеп осталыкта мастер-класс күрсәттеләр. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов яшьләрне бу батырлардан үрнәк алырга чакырды.

Мондый күләмле ярышларны оештыру өчен матди якның саллы булуы мөһим. Бу яктан көрәшчеләргә бәхет елмайды- “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов бәйгенең төп иганәчесе буларак та, районның көрәш федерациясе җитәкчелеге исеменнән дә җиңүчеләрне котлап акчалата бүләкләр тапшырды, ярышларның ничек узуын күзәтте.

Актанышта яшь буынны көрәш спортына тартуда остаз-тренерларның өлеше бәхәссез. Илфир Әнвәров, Раил Сираев, Илнар Насрыев, Әнис Садрый кебек көрәшкә чиксез бирелгән остазларның шәкертләре бер-бер артлы бүләкләргә лаек булды.

Яшь көрәшчеләр өчен иң нык җан атучылар аларның әлбәттә әти-әниләре. Илдус Газизов улы Илфат турында “Көрәш түгәрәгенә уйнап кына йөри башлаган иде, хәзер инде җиңүләре белән куандыра”,-ди.

Мәктәп командаларына килгәндә, иң оста көрәшчеләр Актанышның беренче санлы мәктәбендә һәм татар Ямалысы мәктәбендә тәрбияләнә икән, әлеге мәктәп командалары мактаулы беренче урында. Икенче урында Пучы һәм Богады, өченчедә Татар Суыксуы һәм Яңа Әлем укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International