Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Прокуратура хезмәткәрләре көне белән тәбрик итте

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән тәбрик итәм. Сез кеше хокукларының һәм иминлегенең сакланышын күзәтчелектә тотасыз, дәүләтнең һәм шәхеснең законлы мәнфәгатьләрен яклап хезмәт куясыз, җинаятьчелек, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләрне кисәтүдә канун үтәлешен тәэмин итәсез.

Сезгә һөнәри бәйрәмегез уңаеннан җаваплы эшегездә зур уңышлар, бурычларыгызны закон нигезендә гаделлек белән башкаруыгызны, шәхси тормышыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телим.

Архиф фотосы – октябрь, 2020 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International