Үзәктәге шактый сандагы күпфатирлы йортларның ишегаллары якшәмбедән бирле каршылыклар полосасын хәтерләтә: я батып каласың, я каршы килгән машина хуҗасы белән юл бүлешергә азапланасың... Кыскасы, кар күп...
Шулай да бүген Актаныш урамнарын карга батып ята дип әйтеп булмый. Үзәк урам булган Ленин проспекты тулысынча кардан арындырылган. Кай тарафка карама, бар җирдә дә кар чистарткыч транспорт хәрәкәттә.
Тик менә йорт араларын чистартуның үз кыенлыклары бар – машина хуҗалары тимер атларын алып куярга ашыкмый. Нәтиҗәдә, машина кую урыннары ярым-йорты гына чистартыла. Бу исә үз чиратында халык тарафыннан тагын зарлану барлыкка китерә. Шуңа күрә, хөрмәтле актанышлылар, чиста юллардан чиста ишегалларына кайтып туктыйсыгыз килсә, сездән дә кеше хезмәтенә хөрмәт белән каравыгыз сорала.
Актаныштагы тротуарлар чисталыгы өчен турыдан-туры “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” җаваплы. Бу көннәрдә Актаныш авылында чыннан да тротуарларны кардан тулысынча арындыру эше дәвам итә.
Карның чамадан тыш күп булуы техника тоткарлыгын да китереп чыгара, шуңа күрә юлларда сак йөрик, замандашлар!