ИСКЕ КАДЕРМӘТ КАРДАН ЧИСТАРА, Ә СЕЗДӘ ХӘЛЛӘР НИЧЕК?

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

       Социаль челтәрләрнең барлыкка килүе халыкның буасын ерып җибәрде: күңелен нәрсә борчый, туп-туры мәгълүм төркемнәргә зарын яза, бүген булмаса, иртәгә ишетәләр. Әллә ничә ишек кагып, җитәкчене эзләп тинтерәмиләр, кайчак күзгә карап биргән вәгъдәсен ике-өч адым атлап китүгә оныта торган җаваплыларны да селкетеп куя бар гавәмгә әйтелгән сүзләр. Шунысы бар, кайчак зарларның урынсызы да очрап куя, монда инде каядыр язганчы, кемгәдер гаеп ташлаганчы проблеманы белү, өйрәнү кирәк.

       Ахун авылында яшәүче райондашыбыз сүзен дәлилләп фото ук юллаган,  Ахун урамнарын чынлап та кар камап алган, авторның кайчан чистартылыр икән дигән соравын телефон аша Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамовага юлладык.

- Кичә, 11 гыйнвар көнне җирлеккә кергән барлык авыллар да чистартылды. Бездә карны хуҗалык тракторлары чистарта. Аккүз белән Ахунны “Чишмә” хуҗалыгы, ә Чишмә белән Меңнәрне “Чишмә” агрофирмасы карап тота, алар белән килешү төзелгән, үзара салым акчасыннан әлеге хезмәт өчен түләдек,- диде Галина Имамова,  чистартылган Ахун урамнарының фотосын җибәрергә дә вәгъдә бирде ул.

Иске Кадермәт авылында да хәлләр Ахундагы кебек, урамнары кар эчендә икән. Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова шулай ук карны чистарту өчен “Саф” хуҗалыгына акча күчерелгәнен, бүген Иске Кадермәт юлларының тап-такыр булачагын әйтте. Ел саен кар чистарту халыкның үзәгенә үтә, авыл җыеннарында олы яшьтәге агай-апалар үзләренең балалары яшендәге башлыкларга ачуланып та, киңәш итеп тә карны тиз арада чистартырга кирәклеген үткәзеп әйтәләр. Пенсиясеннән өзеп үзара салым акчасы түләгәч, көнендә үк бу проблеманы хәл итәргә тиеш җитәкчелек дип уйлый авылның төп халкы булган өлкәннәр. Һәм алар хаклы да.

-  Карны хуҗалык тракторы гына чистартырга өлгермәгәч, Пучы зонасында барлыкка китерелгән грейдер хезмәтеннән файдаланырга уйладык. Пучы, Әтәс, Түке, Усы җирлекләре “Коммунсервис-Актаныш” оешмасы тарафыннан бирелгән техника белән урам чистарту хезмәтен булдырды. Трактористы Пучы авылында яши, үз эшенә бик җаваплы карый торган абзый. Хәзер кар күп яугач, шушы тракторга чират торабыз. Мн дә шушы төркемгә кердем, хуҗалык җитешә алмаганда грейдерны чакыртам. 8 сәгать тоташ чистарта, бер сәгать чистарткан өчен 1500 сум түлибез,- диде Гөлнара ханым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International