ЮЛЛАРДА – ЯКШӘМБЕ БУРАНЫ: “Татавтодор” техникасы юлларны кардан арындыра

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Якшәмбе көнне бөтен дөньяны ду китергән буран Актаныш районы юлларын да карга күмеп китте. Бу елның гына түгел, гомумән, быелгы кышның тәүге көчле бураны шул рәвешле юлларны чистарту өчен җаваплы булган оешмалардан имтихан алды.


Актаныш авылын кардан чистарту мәсьәләсен бүген “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесе, “Актаныш юллары”, “ИТК” җаваплылыгы чикләнгән оешмалар хәл итә. Тонналар белән исәпләнгән кар үзәктән полигонга чыгарыла. Кар чистартучы техникалар көненә генә дә йөздән артык рейс ясарга мәҗбүр - “ак бәхет”тән башкача котылу юлы юк.

Буран вакытында юлларны кар сарса да, район территориясендә вәзгыять тотрыклы сакланды. Җаваплы оешмалар вакыт белән исәпләшми юлларны кардан арындырды. Кар эттергечләр үзәктән шактый ерак урнашкан авылларга кичке вакытта гына килеп җитте.

Чыннан да, бураннарда борчу тудыра торган участокларның берсе – авыл арасындагы юллар. Район территориясеннән үткән федераль юлларның, трассаларның, авылара юлларның чисталыгы өчен “Татавтодор” оешмасының Актаныш бүлекчәсе җаваплы. 15-20 берәмлек техникага ия оешмага буранлы якшәмбе “тын алырга” да ирек бирмәгән.


- Техникалар берөзлексез эшләп тора. Иртәнге дүрттән бирле юлларны читарту белән мәшгульбез. Мөмкинлектән чыгып, кичә юллардагы вәзгыятьне контрольдә тотарга тырыштык. Беренче чиратта төп игътибар район территориясендәге федераль юлларга юнәлтелде, чөнки ул юлларда техника хәрәкәте көчле. Икенче чиратта чистарткыч техника Актаныш - Пучы һәм Актаныш - Мөслим трассаларына керә. Бары тик шуннан соң гына авылара юллар кардан арындырыла. Шуны да дөрес аңларга кирәк: кар явып торганда, сәгать саен авылларга илтүче юлларны чистартып тору берничек тә башкарып чыга торган эш түгел, - дип, мәсьәләгә ачыклык кертте “Татавтодор” оешмасының Актаныш участогы җитәкчесе Ришат Идрисов.

Гомумән, таләп буенча, райондагы юллар кар-буран туктаганнан соң алты сәгать эчендә тәртипкә китерелергә тиеш. Бөтен булган техника юлларга чыгарылган, максат – мөмкин кадәр тизрәк һәм сыйфатлы эш оештыру.


“Татавтодор”ның дүшәмбе  иртәсе дә дүрттән башланган. Озын яллардан соң халык эшкә чыга, мәктәпләрдә укулар башлана.


- Иртүк мәктәп маршрутлары хәрәкәт итәчәк юлларны чистартырга чыктык. Хәзер дә бөтен техника “кар стихиясе” белән көрәштә. Юлларны ачып бетерми торып, йокы юк егетләргә!”, - ди участок җитәкчесе.
-
Шуңа күрә, хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, машина йөртүчеләр, юлларда сак һәм игътибарлы, бер-беребезгә ихтирамлы һәм сабыр булсагыз иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International