“Коммунисервис-Актаныш” муниципаль унитар оешмасы Яңа елдан яңача эшләүгә күчте, үз канаты астына каты көнкүреш калдыклары полигонын алды. Бүген оешма җитәкчесе Римма Кустова ике оешманы берләштереп, нәтиҗәле эшчәнлекне көйләү белән шөгыльләнә.
- Без яңача эшли башлагач кына бер айлык кар явып куйды, көтелмәгән табигать бүләге безне билгеле бер кыенлыклар алдында калдырды әле,- ди җитәкче уенын-чынын бергә кушып.
Моңарчы Актаныш урамнарын чистарту эшен, нигездә, полигон башкарып килгән. Әмма “Коммунсервис”ка кушылганда инде бу оешманың трактор-машиналары хәлдән таеп, кичекмәстән төзекләндерү таләп итә, бүген ремонт эшләре бара. Өстәвенә, техника иярләргә шофер-механизаторлар да юк, ягъни кадрлар мәсьәләсе кискен тора.
Оешма коллективына Актаныштагы паркларны, җәяүле сукмаклары-тротуарларны тәртиптә тоту йөкләнгән. Шулай ук 12 бистәне кардан арындыруга да әлеге оешма җавап бирә. “Коммунсервис-Актаныш”ның узган ел Пучы зонасында оештырылган грейдер хезмәте быел да Пучы, Иске Айман, Усы, Түке, Әтәс җирлекләрен кардан чистарту эшен дәвам итә. Иске Сәфәр авыл җирлеге дә бу төркемгә кушылып “Коммунсервис-Актаныш”ка заявкалар бирә башлаган.
Актаныш башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәрипов Актаныш авылында яшәүче гражданнарга мөрәҗәгать итеп кар чистарту эшенә комачаулык тудырмауларын сорады:
- Күпфатирлы йортларның ишек алларын тракторлар кардан арындырырга кергәндә шәхси автомобильләрегезне бу урыннардан алсагыз иде. Шулай ук шәхси йортларда яшәүчеләр арасында капка алдындагы карны көрәгәч чистартылган юлга чыгарып түгү еш очрый. Юлларга кар түгү тыела. Барыбыз да яши торган Актанышны бергәләп карап, бер-беребезнең хезмәтен хөрмәт итеп торсак иде.