ГТО нормаларын тапшыруны 5 гыйнвар көнне сәламәтлек саклау учреждениеләр башлап җибәргән иде. Алардан эстафетаны мәгариф, мәдәният, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре кабул итеп алды. 11 гыйнвар көнне район спортчылары ГТО нормативларын тапшырган булса, бүген – 12 гыйнвар көнне МЧС хезмәткәрләре “Бүләк” чаңгы трассасында үз сәламәтлекләрен ныгытты, вакытка чаңгыда шуу осталыкларын күрсәттеләр.
ГТО нормаларын тапшыру графигы түбәндәгечә дәвам итәчәк:
13 гыйнвар – Элемтә һәм районның массакүләм-мәгълүмат үзәкләре;
14 гыйнвар – Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге;
15 гыйнвар – нефть-газ өлкәсендә эшләүче оешмалар;
16 гыйнвар – муниципаль хезмәткәрләр;
18 гыйнвар – үзәкләштерелгән бухгалтерия;
19 гыйнвар – район авыл хуҗалыгы идарәсе, ветстанция, орлыкчылык инспекциясе;
20 гыйнвар – Банклар һәм кредит бирүче оешмалар;
21 гыйнвар – Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары;
25-29 гыйнвар – резерв көннәр.