“Һава температурасы түбән булу сәбәпле, I-IX сыйныф укучыларына мәктәпкә килмәскә тәкъдим иттек. Ата-аналары балаларын укырга алып килгән икән, без балаларны кабул итәбез, мәсәлән, I “А” сыйныфында 15 укучы бүген дәресләрдә шөгыльләнә”,-ди директор Даниял Гарипов.

Актанышның беренче санлы мәктәбенең I “А” сыйныфы укучылары салкын дип тормаганнар, күбесе мәктәпкә килгән. Укытучылары Лилия Васыйк кызы белән яңа тема өйрәнгәннәрен фотога да алдык.

2020-2021 уку елында әлеге мәктәптә 765 укучы белем ала, бүген 207 бала укырга килгән.

X-XI сыйныфлар гадәти режимда укуларын дәвам итә.

Аеш, Кәзкәй, Куян авылында яшәүче укучыларны мәктәп автобуслары йөртә. 25 градус һәм аннан түбәнрәк температура булганда, балаларны мәктәп автобуслары белән йөртү тыела. Шул сәбәпле, әлеге авыллардан килеп укучы югары сыйныф укучылары дәрестә дистанцион рәвештә катнаша.