Физика фәненнән «Олимпка юл» республикакүләм укучылар олимпиадасында Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 9 сыйныф укучысы Булат Төхбәтуллин — призёр, 10 сыйныф укучысы Раил Хөсәенов шулай ук призёр булып танылды.
Җиңүчеләрнең остазы— Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Римма Гранит кызы Баһаветдинова.
Фәнсөярләрне, олимпиадага әзерләгән укытучы Римма Баһаветдинованы ихлас күңелдән зур уңышларга ирешүләре белән котлыйбыз! Дәвамлы булсын!