ЗӘҺӘР САЛКЫННАР МӘКТӘПЛӘРНЕ ДИСТАНЦИОН УКЫТУГА КҮЧЕРӘ

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 13 гыйнвар көнне, иртәнге 8.00 сәгатьтә терекөмеш баганасы Актанышта -34 градус күрсәтә иде. Ә Иске Балтач авылында -40 ка кадәр төшкән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән булуга бәйле рәвештә мәктәпләрдә дәресләрне үткәрмәү турында тәкъдимнәр белән хатлар җибәрде.

Дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - 23 градус, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 25, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - 30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -32 градус суык булса туктатыла.

Моннан тыш, кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләре башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан да ким булмаган салкын һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә, өлкән сыйныф укучылары өчен - минус 10 градустан да ким түгел һәм җил секундына 6-10 метрдан да ким түгел.

Шул ук вакытта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итә.

ТР мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системаларының эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, һава артык салкын булганда, дәресләрнең булмавы турында искәртә. Бүген район мәгариф идарәсе фәрманы белән X-XI сыйныф укучылары мәктәптә укыйлар, I-IX сыйныф укучылары дистанцион рәвештә укуларын дәвам итә. Әти-әниләре балаларын мәктәпкә китергән очракта, укучылар сыйныфларда шөгыльләнә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International