Актанышта 15-16 гыйнвар көннәрендә Актанышта район төзелүгә 90 ел, Актанышка нигез салынуга 310 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция гамәлләштерелә. Бүген тарихыбызны барлауда зур әһәмияткә ия конференция дәрәҗәле кунакларны кабул итте.
“Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе” дип исемләнгән чарада тарихчылар, галимнәр, фән кандидатлары катнашты.
Актанышта гамәлләштерелгән төбәкара фәнни-гамәли конференция кунакларын Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты фойесы тарихи-мәдәни мирасыбызны чагылдырган күргәзмә белән каршы алды.
Конференциянең Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында оештырылган пленар өлешендә залда утыручыларны беренчеләрдән булып муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде. Сәламләү сүзләрен шулай ук тарих фәннәре докторы, Ш. Мəрҗани исемендәге тарих институты директоры Салихов Радик Рим улы, филология фәннәре кандидаты, тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов, педагогика фәннәре кандидаты, Ш. Мəрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары Гибатдинов Марат Мингали улы ирештерде.
Энгель Нәвап улы бүгенге киң масштаблы конференциянең район тарихында беренче булуын искәртеп, анда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Төбәкара фәнни-гамәли конференция эшенә җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, тарих фәне укытучылары, мәктәп укучылары да чакырулы иде.
Конференция барышында Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе турында пленар докладлар тыңланды. Актанышта гамәлләштерелгән конференцияне үткәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән мөхтәрәм затларга муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференциянең пленар өлеше кысаларында бүген “Уфа өязе татарлары (1722-1782 елларда халык санын алу материаллары)” дип исемләнгән фәнни-тарихи белешмә басмасы тәкъдим ителде.
Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722– 1782 гг.) исемле китапта Уфа өязенең беренче дүрт дәүләт ревизияләре турындагы чыганаклар тупланган.
“I–IV ревизия материалларын бастыру планнарыбызда күптәннән бар иде. Без „Уфа өязе татарлары“ китабында объектив картинаны күрсәтәбез, чөнки 1722-1782 еллардагы беренче дүрт дәүләт ревизиясе документлары тарихи яктан ышанычлы чыганаклар дип санала», — диде бу уңайдан Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов.
Соңгы вакытларга кадәр тарихи чыганакларның фәнни әйләнешкә кертелгән киң базасы булмавы әлеге төбәк татарлары тарихын объектив өйрәнүгә зур тоткарлык ясаучы проблемаларның берсе булып кала бирде. Тарихи чынбарлыкны торгызу максатыннан ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан “Татары Уфимского уезда” дигән белешмә басма әзерләнгән дә инде.
Хәзерге вакытта белешмәлек Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты сайтына куелган, аннан теләгән һәркем файдалана ала. Төбәкне өйрәнүчеләр һәм Көнчыгыш Кама аръягы һәм Урал буе татар авылларын объектив өйрәнергә теләгән һәр кеше әлеге китап белән таныша һәм тикшеренүләрендә файдалана алачак.
Төбәкара фәнни-гамәли конференция үз эшен секцияләрдә дәвам итте. Актаныш технология техникумы, гуманитар гимназия-интернат, район мәдәният йорты базаларында оештырылган секцияләрдә “Актаныш районы һәм Көнчыгыш Кама аръягы тарихы”, “Көнчыгыш Кама аръягы халкының рухи һәм матди мәдәнияте”, “Кама аръягы төбәгенең күренекле шәхесләре” дигән темаларга чыгышлар тыңланып, конференция кунаклары фикер алышты.
.jpg)