ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика үзәге базасында волонтерлык үзәкләре ассоциациясе ярдәме белән “Күңелләре белән яшь” төбәк үзәге оештырылды. Актаныш муниципаль районының Җәмәгатьчелек Советы әлеге үзәкнең инициативасын хуплап алды.

Җәмәгатьчелек Советы рәисе Зәмфирә Хафизова тәкъдиме белән район ветераннар Советы каршында көмеш яшьтәге актив ветераннардан «Ветераннарга игътибар” төркеме оештырылды.

2020 елның 1 гыйнварыннан ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шул ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак вакытлы кулланылыштагы товарлар исемлеге һәм тиешле сыйфаттагы, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, № 2463 карары белән расланган (алга таба – кагыйдәләр) азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертү турында таләпләре үз көченә керде.

Элек стационар ваклап сатуны, үрнәкләр һәм дистанцион ысул белән товарлар сатуны, комиссия сәүдәсен җайга салучы гамәлдәге кагыйдәләр бүтән кулланылмый.

СОНКО ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге "Дөнья Онлайн" проектының партнеры булды. Ул «Азамат» мәдәни һәм социаль-икътисадый проектларга ярдәм итү буенча Казан шәһәр иҗтимагый фонды тарафыннан Россия Федерациясе Президенты гранты акчаларын кулланып гамәлгә ашырыла.

Кышның кыл уртасында тууы ук Илфат ага Иманаевка чаңгы юлын юраган ахры. Хәер, кырлач салкыннарында дөньяга аваз сал да син, ап-ак карлы кышны яратмый кара!

    Татар Суыксуы авылында яшәүче Гыйльманова Фәния Мөдертдин кызына 90 яшь тулды. Юбилярны бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев котлап, Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты белән районыбыз башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсен, күчтәнәчләрен тапшырды.

Бу ел башыннан тиешле документ үз көченә керде, аның нигезендә Росреестр һәм кадастр инженерларының үзкөйләнешле оешмалары тулысынча электрон хезмәттәшлеккә күчә.

Хәзер әлеге оешмалар Росреестрга кирәкле барлык мәгълүматларны бары электрон рәвештә генә җибәрә ала – моны рәсми сайтта урнаштырылган «СРО реестрлары» эшләп бетерелгән һәм модернизацияләнгән сервис ярдәмендә эшләп була rosreestr.gov.ru .  Анда эшләү өчен вәкаләтле затларга бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлү узу да җитә. Реестр ярдәмендә конкрет кадастр инженеры һәм аның эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Иске Байсар авылында яшәүче Мирсәгыйть Котлыяров 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Озак еллар Иске Байсар авылын җитәкләгән Мирсәгыйть Асылгәрәй улы, элеккечә әйткәндә, 1981 нче елдан 1994нче елга кадәр авыл советы рәисе булып эшли. Аңа кадәр хуҗалыкта да җаваплы урыннарда хезмәт куя, рәис, баш инженер, механик вазыйфаларын башкара. Хәзер дә Мирсәгыйть бабай авыл, хуҗалык тормышы белән кызыксынып тора. Узган ел хезмәтләре лаеклы бәяләнеп, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнде.

90 яшьлек юбилее уңаеннан Мирсәгыйть Асылгәрәй улына Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты килеп иреште. Аны юбилярга район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов тапшырды. Район җитәкчелеге түгәрәк юбилейларын каршы алучы өлкәннәребезгә бик игътибарлы- район башлыгы Энгель Фәттаховның исемле тәбрикнамәсен һәм күчтәнәчләрен олы рәхмәт хисләре белән кабул итеп алды Мирсәгыйть ага.



15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

           Моңарчы Иске Байсар мәктәбе директоры булып эшләгән Айзат Әмировны педагоглар коллективына Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдим итте.
         - Хөрмәтле укытучылар, соңгы вакытта райондагы җитәкче кадрлар составын тулыландыру максатыннан сезнең мәктәптә директорларны еш алыштырырга туры килде. Моның өчен гафу үтенәм. Чөнки җитәкчеләрне алыштыру коллективтагы тормышны тынычсызлый.
            Айзат Сәлихҗан улы райондагы перспектив, иң алдынгы карашлы, компетентлы директорларның берсе. Еллык нәтиҗәләр буенча чыгарылган рейтингта Иске Байсар мәктәбе беренче урында. Бу уңышларда җитәкченең өлеше зур. Сезнең мәктәптә дә Айзат Әмиров матур итеп, укытучылар белән кулга-кул тотынып эшләр дип ышанам.

    Актанышта татар милләте өчен тарихи вакыйга: «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм хәзерге заманы» төбәкара конференциясе узды. Форумда катнашучыларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде һәм фәнни-гамәли конференцияне башлап җибәрде. Конференция эшендә ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре, тарихчы язучылар, журналистлар, Татарстан һәм Башкортстанның туган якны өйрәнүчеләре, укытучылар катнашты. Шулай ук Актаныш районының авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, мәктәп укучылары да чыгыш ясаучыларны тыңлап гыйлем туплады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International