Татар Суыксуы авылында яшәүче Гыйльманова Фәния Мөдертдин кызына 90 яшь тулды

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

    Татар Суыксуы авылында яшәүче Гыйльманова Фәния Мөдертдин кызына 90 яшь тулды. Юбилярны бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев котлап, Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты белән районыбыз башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсен, күчтәнәчләрен тапшырды.

Фәния Мөдертдин кызы 1931 елның 17 гыйнварында Актаныш районы Яңа Семиостров (Чиялек) авылында туа.
Сугыш вакытында туган авылында яши, Чиялектә башлангыч мәктәпне, аннары 3 чакрым ераклыктагы Иске Семиостров (Өшәр) авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Әтисе Сираҗиев Мөдертдин Смоленск өчен барган сугышларда һәлак булган, Гжатск (хәзерге Гагарин) районында җирләнгән.
Сугыш елларында яшүсмер кыз әнисе белән яшелчәчелектә эшли, басуда чүп утау, ашлык сугу һ. б эшләрдә булыша. Мәктәпне тәмамлагач, Фәния туган авылында колхозда эшли. Механизаторлар курсын тәмамлап, Суыксу МТСында комбайнчы ярдәмчесе булып, тормышка чыккач, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1957 елдан 1986 елга кадәр, 29 ел дәвамында Татар даруханәдә санитарка булып эшләп лаеклы ялга чыга. Гомуми эш стажы 40 елдан артык сугыш чоры баласы булган Фәния апаның.
Эш урыныннан фидакарь хезмәте өчен бик күп грамоталар белән бүләкләнә.Бөек Ватан сугышы ветеранына тәңгәлләшкән тыл ветераны, 1994 елда "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен" медале белән , Бөек Җиңүнең барлык юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Ире Әхтәм абый белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә яши.

Юбиляр Фәния апа Гыйльманованы ихластан 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлыйбыз!Сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән яшәргә язсын, бәхетле, матур картлыгыгыз дәвамлы булсын дибез. Сезгә хәерле гомер, кайгы-хәсрәтсез матур көннәр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International