"РОССИЯ-ТАТАРСТАН" КАНАЛЫНДА АКТАНЫШ ЯҢАЛЫКЛАРЫ: Актанышта «Көнчыгыш Чулман аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм хәзерге заманы» төбәкара конференция узды(+ВИДЕО)
Ике көн дәвамында Актаныш технология техникумы үзендә мәктәп укучыларын кабул итте. Үзәктәге беренче һәм икенче санлы мәктәпләрнең тугызынчы сыйныф укучылары бирегә техникум уңышлы тормышка ашырып килгән “Файдалы каникуллар” проекты кысаларында чакырылды. Проектның төп максаты: районыбыз мәктәпләрендә укучы егет hәм кызларыбызны техникум тәкъдим иткән hөнәрләр белән таныштыру, аларга дөрес hөнәр сайларга булышу.
.jpg)
Кичә, 19 гыйнвар көнне, битлек режимын бозу факты буенча теркәлгән ике укучы һәм аларның әниләре КДН комиссиясе алдына басты.
.jpg)
Бүгенге брифингта иң әһәмиятле темага "Кышкы сәламәтлек декадасы нәтиҗәләре. Балаларны кечкенәдән сәламәт яшәргә өйрәтүдә бердәм эшчәнлек" турында сөйләшү узды.
Брифингны район Советының Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Тимерова алып барды. “Актаныш районында Яңа ел каникулларында булып узган “Спорт һәм сәламәтлек декадасы” нәтиҗәләре турында Актаныш район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Әнәс улы Вәлиев сөйләде. Актаныш районы педиатры Светлана Геннадиевна Ендальцева районда яшәүче балаларның сәламәтлеге хакында чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев исеменә рәхмәт хаты юллады.
Быелгы Үзәк чыршы барыбызны “Ах!” иттерде. Бигрәк матур иде Яңа елның аерылгысыз символы! Чыршыны ачу тантанасыннан алып кышкы каникуллар дәвамында Үзәк чыршы Актанышны әкият дулкынына чорнады. Үзәк чыршы янына басып төшкән фотолар белән социаль челтәрләр тулды. Ә бүген без яшел гүзәлкәй белән саубуллашабыз. Аны төгәл бер елга саклауга алып китәләр. “Теплосервис” җәмгыяте егетләре кичә алтын шарларны җыеп урнаштырдылар инде, бүген ылысларны каркастан салдыралар.
.jpg)
2020 елның 1 гыйнварыннан ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шул ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак вакытлы кулланылыштагы товарлар исемлеге һәм тиешле сыйфаттагы, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, № 2463 карары белән расланган (алга таба – кагыйдәләр) азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертү турында таләпләре үз көченә керде.
Элек стационар ваклап сатуны, үрнәкләр һәм дистанцион ысул белән товарлар сатуны, комиссия сәүдәсен җайга салучы гамәлдәге кагыйдәләр Бүтән кулланылмый.
Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 нче елның 21 гыйнварында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль булегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырыла.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшкуарларны «Ачык ишекләр " нең бердәм көнендә кабул итү территориаль бүлекләрнең телефон номерлары буенча алдан язылып булачак. Язылу өчен телефон номерлары: (88552) 32-06-07 (Яр Чаллы территориаль бүлеге), 3-09-62 (Актаныш районы).
Район башлыгы Энгель Фәттаховка прививканы район үзәк хастаханәсенең прививка ясау кабинетында ясадылар. Тәҗрибәле шәфкать туташы Расиха Хөснуллина:
- Тагын 21 көннән киләсегез була, Энгель Нәвапович, бүген прививка ясалган пациентларга 8 февральдә “Гам-ковид-вак”ның икенче компонетын ясаячакбыз - дип кисәтте.
COVID-19 вирусына каршы вакцинация ике этапта үткәрелә: башта I компоненты, 21 көннән соң II компоненты ясала.
Бүген, 18 гыйнвар көнне, Иске Байсар мәктәбенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны Сәлахов Рамил Җәмигънур улы башкарачак.
.jpg)