Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов коронавирус инфекциясенә каршы “Гам-ковид-вак” вакцинасы ясатты(+ВИДЕО)

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

         Район башлыгы Энгель Фәттаховка прививканы район үзәк хастаханәсенең прививка ясау кабинетында ясадылар. Тәҗрибәле шәфкать туташы Расиха ханым Хөснуллина:

- Тагын 21 көннән киләсегез була, Энгель Нәвапович, бүген прививка ясалган пациентларга 8 февральдә “Гам-ковид-вак”ның икенче компонетын ясаячакбыз - дип кисәтте.

         COVID-19 вирусына каршы вакцинация ике этапта үткәрелә: башта I компоненты, 21 көннән соң II компоненты ясала.

         Башка вакциналар -2 дән -8кача градуста саклана. Ә “Гам-ковид-вак” вакцинасын саклау бик үзенчәлекле. -18 градустан түбәнрәк температурада сакларга кирәк, саклау өчен хастаханәгә масус суыткыч-камера алып кайтып урнаштырыла. Бүген препаратлар -35 градус суыкта тора.

         Энгель Нәвап улы вакцина ясауны яхшы кичерде, прививка ясаганнан соң 30 минут утырып торырга кирәк, әмма тынгысыз җитәкче биш минуттан аяк өстендә иде инде:

         - 2020 нче елның афәте дәвам итә. Тынычланырга әле урын юк, көн саен 9-10 райондашыбызга пневмония һәм ОРВИ диагнозы куела. Узган ел COVID-19 авыруына дучар буган 40 райондашыбызны югалттык. Илебез җитәкчесе Владимир Путин үзенең юлламасында да вакцинацияләү турында фикерләрен җиткерде. Россия беренчеләрдән булып коронавируска каршы вакцина булдырды. Безнең илнең вакцинасы эффектлы дип табылды, чит илләргә дә тәкъдим ителде. Райондашларга бу уңайдан мөрәҗәгать итәсем килә. Кеше өчен иң мөһиме-сәламәтлек. Сезне дә шушы вакцинаны алып, югалтуларсыз 2021нче елны уздырып җибәрсәк иде дигән теләктә калам,- диде Энгель Нәвап улы.

          Гам Ковид Вак (V иярчен)-Covid-19 коронавирусыннан Россиянең эпидемиология һәм микробиология Милли үзәге тарафыннан ясалган коронавируска каршы дөньяда беренче вакцина.

         - Актаныш район үзәк хастаханәсенә 140 доза кайтарылды. Бүген 55 райондашыбыз прививкаланды. Прививка ясау акрын бара, көненә биш-ун кеше мөрәҗәгать итә,- ди Расиха Хөснуллина,- Тагын шунысы бар,  вакцина флаконны ачканнан соң ике сәгать эчендә кулланылып бетәргә тиеш.  Ә бер флакондагы вакцина биш кешегә исәпләнгән, менә шул биш кешене ике сәгать эчендә прививкалау бераз авырлык тудыра.

          Иң актив вакцина ясатучылар урта медицина персоналы, 18 шәфкать туташы привикаланган, аннан кала полиция бүлегендә эшләүчеләр. шулай ук табиблар, дәүләт хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр дә вакцинаның көченә ышана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International