ХӘРБИ ХЕЗМӘТНЕ БИК ЯХШЫ ОЕШТЫРГАН ӨЧЕН РАЙОН ҖИТӘКЧЕЛЕГЕНӘ РӘХМӘТ ХАТЫ!

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

       Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев исеменә рәхмәт хаты юллады.
          Хөрмәтле Энгель Нәвап улы һәм Илшат Илфат улы!
          Сезгә 2020 елның октябрь-декабрь айларында Актаныш муниципаль районы буенча гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру нормасы үтәлүен хәбәр итәм.
Актаныш муниципаль районы Советы тарафыннан хәрби хезмәткә 45 кеше юлланырга тиешлеге билгеләнгән иде, әлеге сан тулы күләмдә үтәлде. Бу
Татарстан Республикасына хәрби чакырылыш компаниясен планлы һәм сыйфатлы үткәрергә мөмкинлек бирде.
         Оештыруга керткән өлешегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм.
Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны үткәрүдә киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм.

         Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International