КДН КОМИССИЯСЕ УТЫРЫШЫННАН: Битлек режимын бозучы ике укучы комиссия алдына басты

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, кибетләрдә, җәмәгать урыннарында саклагыч битлек киеп йөрү режимы гамәлдә кала бирә. Таләпне бозучыланы саллы штрафлар көтә. Бала ни, өлкән кеше ни – һәркем кеше күп йөри торган урыннарда битлектән булырга бурычлы.


Закон бозучыларны ачыклау максатыннан Актаныш районында полиция вәкилләре тарафыннан рейдлар даими үткәрелеп тора. Алар үз нәтиҗәләрен бирә: битлексез йөрүчеләр исемлегенә кайвакыт мәктәп укучылары да эләгә.


Кичә, 19 гыйнвар көнне, битлек режимын бозу факты буенча теркәлгән ике укучы һәм аларның әниләре КДН комиссиясе алдына басты.


Шуны искәртү урынлы, әгәр баланың яше протокол төзүне рөхсәт итмәсә, админитсратив протокол ата-анага төзелә. Битлек режимын бозган укучының эше исә КДН комиссиясендә карала.


Комиссия алдына баскан ике укучы да үз гаепләрен рейд вакытында ук таныган. Алар үзләренең мондый адымын ашыгу нәтиҗәсендә килеп чыкты дип аңалата. Үзәктәге мәктәпләрдә белем алучы бу укучыларның дисциплиналары да тикшерелде: аларның икесенең берсе дә соицаль педагог, сыйныф җитәкчесе тарафыннан начар яктан телгә алынмады, балалар сәбәпсез дәрес калдырмый, спорт белән шөгыльләнә. Балалар тәрбияләнүче гаиләләр дә уңай яктан характерлана.


Әлеге фактларны да искә алып, комиссия маска режимын беренче тапкыр, ялгышлык белән генә бозган укучыларга кисәтү ясау белән чикләнде. Әлеге очрак башка укучыларга, гомумән, һәркемгә сабак булсын иде, замандашлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International