Бүген, 18 гыйнвар көнне, Иске Байсар мәктәбенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны Сәлахов Рамил Җәмигънур улы башкарачак.
Яңа директорны коллективка район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәкъдим итте. Чарада җирлек башлыгы Рәмис Кадыйров, “Ташкын” җәмгыяте җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, моңа кадәр Иске Байсар мәктәбе белән җитәкчелек иткән Айзат Әмиров катнашты.
Рамил Җәмигънур улының гомуми хезмәт стажы 21 ел. Ул 16 ел Чуракай мәктәбендә директорлык иткән тәҗрибәле җитәкче.
Иске Байсар мәктәбенең идарә дилбегәсен кабул итеп алган Рамил Сәлаховка Ләйсән Фоат кызы яңа вазыйфада уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде.
Рамил Җәмигънур улы эшен Чуракай мәктәбендә дә дәвам итәчәк. Биредә ул директор вазыйфаларын үтәүче статусында кала.
Искәртеп үтәбез, моңа кадәр Иске Байсар мәктәбе директоры булып Айзат Әмиров хезмәт куйды. Белем бирү учреждениесен өч ел җитәкләгән Айзат Салихҗан улы агымдагы елның 15 гыйнварыннан аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш гомуми урта белем бирү мәктәбенә директор итеп билгеләнде.