ЧӘРШӘМБЕ БРИФИНГЫНДА-ХАЛЫК СӘЛАМӘТЛЕГЕ(+ВИДЕО)

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Бүгенге брифингта иң әһәмиятле темага "Кышкы сәламәтлек декадасы нәтиҗәләре. Балаларны кечкенәдән сәламәт яшәргә өйрәтүдә бердәм эшчәнлек" турында сөйләшү узды.

Брифингны район Советының Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Тимерова алып барды. “Актаныш районында Яңа ел каникулларында булып узган “Спорт һәм сәламәтлек декадасы” нәтиҗәләре турында Актаныш район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Әнәс улы Вәлиев сөйләде. Актаныш районы педиатры Светлана Геннадиевна Ендальцева районда яшәүче балаларның сәламәтлеге хакында чыгыш ясады. 

“Демография” милли проекты кысаларында сәламәт яшәү рәвешен кече яшьтән формалаштыру, балаларның иминлеген кайгыртуда сәламәт туклану рационын формалаштыру принциплары-әлеге теманы  Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табиб урынбасары Луиза Хафизова ачты,  Луиза Мәхиян кызы балалар сәламәтлеген саклау, аеруча дөрес һәм сәламәт туклану турында ата-аналарга үтемле киңәшләрен җиткерде. 

 Актаныш район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Розалия Гафурҗан кызы Җәмилева район мәктәпләрендә балалар тазалыгын кайгыртуның ничек оештырылуы турында таныштырды. Актаныш районы социаль яклау бүлеге консультанты Альбина Алмас кызы Габдуллина балаларның сәламәтлеген ныгытуда тернәкләндерү үзәкләренең әһәмияте, алып барылган эшчәнлек буенча мәгълүмат бирде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International