Быелгы Үзәк чыршы барыбызны “Ах!” иттерде. Бигрәк матур иде Яңа елның аерылгысыз символы! Чыршыны ачу тантанасыннан алып кышкы каникуллар дәвамында Үзәк чыршы Актанышны әкият дулкынына чорнады. Үзәк чыршы янына басып төшкән фотолар белән социаль челтәрләр тулды. Ә бүген без яшел гүзәлкәй белән саубуллашабыз. Аны төгәл бер елга саклауга алып китәләр. “Теплосервис” җәмгыяте егетләре кичә алтын шарларны җыеп урнаштырдылар инде, бүген ылысларны каркастан салдыралар.
Интелектуаль чыршының яктылык бизәлеше берничә төрле программа белән эшли, каркас эчендәге махсус шкафтан сузылган нечкә электр чыбыкларын сүтүнең үз җае. Электр белән тәэмин итүче оешма җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Раил Габдуллин чыршыны ут белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмады, куллану өчен бик җайлы эшләнгән, диде:
- Башкарма комитетның сак хезмәтендәге егетләр билгеле бер вакыт җиткәч, чыршы утларын куштылар, кирәк вакытта аердылар. Башка елларны чыршы кору унбиш көнгә сузыла иде. Бу чыршыны ике көн эчендә җыеп, утларын куштык. Минем үземә Актанышның үзәк чыршысы бик ошады, бик матур иде. Райондашларга да бәйрәм кәефе бүләк иткәндер дип уйлыйм!