Кадастр инженерларының үзкөйләнешле оешмалары Росреестрга кирәкле барлык мәгълүматларны электрон рәвештә генә җибәрә ала

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Бу ел башыннан тиешле документ үз көченә керде, аның нигезендә Росреестр һәм кадастр инженерларының үзкөйләнешле оешмалары тулысынча электрон хезмәттәшлеккә күчә.

Хәзер әлеге оешмалар Росреестрга кирәкле барлык мәгълүматларны бары электрон рәвештә генә җибәрә ала – моны рәсми сайтта урнаштырылган «СРО реестрлары» эшләп бетерелгән һәм модернизацияләнгән сервис ярдәмендә эшләп була rosreestr.gov.ru .  Анда эшләү өчен вәкаләтле затларга бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлү узу да җитә. Реестр ярдәмендә конкрет кадастр инженеры һәм аның эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International