Волонтерлык хәрәкәте тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Татар халкында бере-береңә ярдәм итү гореф-гадәт белән дә, ислам дине белән туу белән тәрбияләнгән. Совет чорында мәктәп укучылары- өлкән яшьтәгеләргә булышып, су алып кайтып, кыш җитсә карын көрәп, башка хуҗалык эшләрендә катнашып, тимурчылар хәрәкәтен җәелдерделәр. Соңгы вакытта волонтерлар мохтаҗларга ярдәм итүдән тыш, төрле чараларны оештыруда да бишкуллап катнашалар. Ә пандемия чорында волонтерлык аеруча популярлашты, социаль хезмәт, сәламәтлек саклау, мәдәният юнәлешләрендәге дәүләт оешмалары да волонтерлар хезмәтенә ныклап таянды.
Волонтерлыкта яшь чикләве юк. Өлкән яшьтәгеләр дә волонтерлыкка тартыла. Ә 55 яше тулганнарны туплап, җәмгыятьтәге актуаль булган социаль, мәдәни, икътисади, экологик проблемаларны (шул исәптән кешеләргә, яки хайваннарга ярдәм итүгә кагылышлы) хәл итүгә юнәлтелгән һәм бу эшчәнлекне тормышка ашыру өчен үз белемнәрен һәм осталыкларын кулланучы кешеләр “Көмеш волонтерлар” дип аталалар.
Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика үзәге базасында волонтерлык үзәкләре ассоциациясе ярдәме белән “Күңелләре белән яшь” төбәк үзәге оештырылды. Актаныш муниципаль районының Җәмәгатьчелек Советы әлеге үзәкнең инициативасын хуплап алды.
Җәмәгатьчелек Советы рәисе Зәмфирә Хафизова тәкъдиме белән район ветераннар Советы каршында көмеш яшьтәге актив ветераннардан «Ветераннарга игътибар” төркеме оештырылды.
“Игелек үзәге”ндә район ветераннар советының даими комиссиясенең чираттагы утырышында район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев та әлеге төркемнең оешуының мөһимлеген әйтте. Сөйләшүдә катнашкан Яңа Әлем авылының ветераннар берлеге җитәкчесе Тәхия Усманова, Иске Байсардан Марат Моглиев, Актаныштан Рәмзия Арсланова, Күҗәкәдән Рәскать Хәйретдинов һәм Түке авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурдидә Хаҗипова бер-береңә ярдәм итү, позитив дулкынга көйләү, өлкәннәрнең буш вакытларын файдалы итеп үткәрү гомерне озынайта, сәламәтлек өчен дә файдалы дип үз фикерләрен җиткерделәр.