Иске Байсар авылында яшәүче Мирсәгыйть Котлыяров 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Озак еллар Иске Байсар авылын җитәкләгән Мирсәгыйть Асылгәрәй улы, элеккечә әйткәндә, 1981 нче елдан 1994нче елга кадәр авыл советы рәисе булып эшли. Аңа кадәр хуҗалыкта да җаваплы урыннарда хезмәт куя, рәис, баш инженер, механик вазыйфаларын башкара. Хәзер дә Мирсәгыйть бабай авыл, хуҗалык тормышы белән кызыксынып тора. Узган ел хезмәтләре лаеклы бәяләнеп, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнде.
90 яшьлек юбилее уңаеннан Мирсәгыйть Асылгәрәй улына Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты килеп иреште. Аны юбилярга район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов тапшырды. Район җитәкчелеге түгәрәк юбилейларын каршы алучы өлкәннәребезгә бик игътибарлы- район башлыгы Энгель Фәттаховның исемле тәбрикнамәсен һәм күчтәнәчләрен олы рәхмәт хисләре белән кабул итеп алды Мирсәгыйть ага.
“Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Сәлихҗанов белән авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров та өлкән җитәкчене бәйрәме белән ихластан тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бер очрашу- бер гомер! Мирсәгыйть Асылгәрәй улының олуг юбилее чорларны очраштырды, уртак сүзләр, уртак истәлекләр күп булды сөйләшүдә.
Тагын шулай гомер бәйрәмнәрегезне җанга якын кешеләрегез белән матур итеп каршыларга язсын әле хөрмәтле Мирсәгыйть абый!
Үз-үзегезне аямыйча фидакарь хезмәт куюыгыз, район икътисадын үстерүгә керткән өлешегез яшь буынга үрнәк өлге булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез!