Кышның кыл уртасында тууы ук Илфат ага Иманаевка чаңгы юлын юраган ахры. Хәер, кырлач салкыннарында дөньяга аваз сал да син, ап-ак карлы кышны яратмый кара!
Бүген Илфат Каюм юлы тәрәзәләргә уелып калган кышкы бизәкләр аша ап-ак җиһанга багып, тормыш китабының битләрен барлый. Көне шундый - елдан-ел калынайган китапның җитмешенче битен ачар мәл җиткән. Ә күңел дигәнең әле дә унсигездә - бүрек колакчаларын җилбәгәй җибәреп, җил белән узыша-узыша чаңгы шуа. Чү, чаңгы юлы әкрен генә тормыш эзенә барып тоташа түгелме соң?! Үзе бормалы, үзе әйләнгеч, үзе тигез дә, сикәлтәле дә кебек, иң мөһиме – арттан ияргән нәсел дәвамчылары горурланырлык итеп үтелгән чаңгылы тормыш юлы ул.
.jpg)
...Илфат Иманаев 1951 елда Каенлык авылында Сәмига апа белән Каюм ага гаиләсендә туа. Өч малай, бер кыз тәгәрәшеп үсә алар. “Без үскәндә Каенлык урамнары бала-чага тавышыннан яңгырап торды. Күп идек без, бердәм идек. Ул чорда гаилә саен дүртәр-бишәр, хәтта алтышар бала – бөтенебезгә дә бар нәрсә дә җитте. Нәрсәдер бүлешеп, сугышып, бозылышып йөргәнне хәтерләмим. Риясыз идек, дуслыкның кадерен белеп үстек”, - дип, балачак елларын күңелендә матур хатирә итеп саклый юбиляр.
Богады мәктәбендә белем һәм тәрбия ала ул. Авыл белән авыл арасы әллә ни ерак булмаса да, ике арада юл юк, аеруча кышын. Ә укырга барырга кирәк. Кыш көне мәктәпкә бер генә техника “илтә”, ул да булса чаңгы. Илфат абый да баса чаңгыга һәм карны ерып үтә алган бердән-бер “техника”га чып-чынлап мөкиббән китә. Кыш җиткән саен үсмернең гәүдәсе белән бергә чаңгы спортына булган мәхәббәте дә ныгый. “Ул вакытта аякта да, телдә дә, күңелдә дә бары тик чаңгы булды. Хәзерге затлы чаңгылар хакында хыяллана да алмадык. Үзебезнекеннән кадерле чаңгы юк иде. Шуам дигән кешегә чаңгының нинди булуы мөһим түгел икән ул, теләк булса, койма тактасы белән дә кар тауларын буйсындырып була”, - дип елмая бүген Илфат әфәнде.
1972 елда Илфат Каюм улы хәрби хезмәткә алына. Ныклы адымнар белән спорт дөньясына тартылган егеткә монда да бәхет елмая – Благовещенскида спорт ротасында чарлый ул солдат итекләрен. Ике еллык хәрби хезмәт райондашыбызга спорт рухы, сәламәт яшәүгә тагын да зуррак омтылыш өсти.
.jpg)
Тора-бара чаңгы шууга ул инде хобби итеп кенә карамый, ә үзен бу юнәлештә ныклап сыный башлый. Күңелгә хуш килгән шөгыльгә үҗәтлек тә кушылгач, карлы чаңгы юлларын да бер-бер артлы буйсындыра Илфат Иманаев. 1972 - 1975 еллар юбиляр өчен чаңгы спортындагы иң шанлы,иң данлы еллары буларак кадерле, чөнки шушы чорларда ул әлеге спорт төре буенча уңышның иң югары ноктасына ирешә – чаңгычылар арасында ТАССР чемпионы буларак танылу ала. Шул елларда “Физик культура отличнигы” дигән мактаулы исемне дә чаңгы юлларын үткәндә яулый ул. 1975-1980 елларда “Уңыш” ирекле спорт җәмгыятен җитәкли. Тормышында спорт мөһим урын алып торган еллар була бу юбиляр өчен.
Каенлык авылында туып-үскән Илфат ага Иманаевның бөтен гомере Актаныш районы белән бәйләнгән. Канатларын да кендек каны тамган туган нигезе өстендә ныгыткан ул, гаилә учагын да туган туфрагында тергезгән. “Туган җирнең кадерен өлкәнәйгәч ныграк аңлыйсың икән. Шушында тугач, үземне читтән эзләмәдем. Кайдадыр җирсеп йөргәнче, күкрәк тутырып газиз Актанышымның һавасын суладым. Шуның белән бәхетле дә мин. Шөкер, балаларым ата-бабалары эз калдырган туган җирдә яралып, тәүге адымнарын биредә ясадылар. Без аларны ватанпәрвар итеп тәрбияли алдык. Шуңа сөенәм,” – бу сүзләр дә юбилей иясенең тормыш китабы битләрен барлаганда туган фикерләре.
Иңне-иңгә куеп тормыш дәрьясын кичкән хәләл җефете Сиринә ханым белән гаилә корганнарына да 45 ел үтеп киткән. Хәер, бәхетлеләр вакытны санамый бит ул – үзләренә сизелмәгән дә гомернең парлы агышлары. “Бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Мин аның белән бик бәхетле. Гомер буе Сиринә минем ышанычлы тылым булды, шатлыкларны бергә күтәрдек, кайгыларны кулга-кул тотынып җиңдек. Әти-әни булу бәхетен кичердек, хәзер дә тормышыбызның иң матур, мул мәле – тез тутырып оныклар сөябез. Өлкәнәю чорына парлап кереп барыш – тигез картлык кичерергә язсын берүк”, - ди, Илфат әфәнде, тормыш иптәшенә рәхмәтле карашы белән багып.
.jpg)
Бүген инде Илфат әфәнде Иманаевлар нәселенең яшь буынын тәрбияли: үзе хөрмәтле әти дә, үзе кадерле бабакай да ул - өч буынны берләштергән хөрмәтле гаилә башлыгы. Сиринә ханым белән бер ул, бер кыз үстерә Илфат абый. Аларның хәзер үз тормышларының “чаңгы юлын” сызып, шул юлдан тайпылмый алга барган мәле. Гаиләләрен дә әти-әни үрнәгендә булдырган Иманаевларның нәсел дәвамчылары, килен-кияүләре дә үз туфракларыннан. Илфат абый белән Сиринә ханымны балдан татлы дүрт онык белән сөендергән алар. Бүген шуларны тәрбияләшеп, әби-бабай булу ләззәтен татый лаеклы ялдагы әти-әни.
.jpg)
Ял дигәннән, хезмәт юлы төрле өлкәләр белән бәйле булса да, Илфат аганың тормышында һәрвакыт чаңгыга урын да, вакыт та табылган. Җәйләрен чаңгыга булган сусавын башка спорт төрләре белән басса да, җиһанны ак кар каплау белән чаңгысын иярләү гадәтен гомер буена саклый Илфат әфәнде. Райондагы чаңгы ярышлары әле бүген дә аннан башка үтми. Хәзер инде ул ветеран чаңгычылар сафында. “Бүләк” трассасында хуҗаны чаңгылары үзе йөртә кебек – һәр тау, һәр борылыш, һәр сикәлтәне хәтерли алар...
.jpg)
Ә бүген Илфат Каюм улының гомер тәрәзәсен җитмеш яше шакый. Артка әйләнеп карасаң, тормыш “стартыннан” шактый ара кителгән, “финиш”ка да бииик ерак әле. Рәхәтләнеп яшәр мәл генә әле ул “җитмеш” дигән гомер тукталышы.
.jpg)
Җитмеш яшь ул азмы-күпме? - күп тә кебек карасаң.
Күз ачып йомган ара бит еллар белән санасаң.
Җитмеш ул - гомер көземе, әллә яшьлек язымы,
Гомергә җыйган бөртекнең әллә уңыш ашымы?
Җитмеш яшь ул - яшьлек язы, әле җырлап чабасы.
Унсигез белән җитмешнең каш белән күз арасы.
Җитмеш яшь ул бераз туктап, хәл ала торган ара,
Җитмештән соң тормыш юлы әле бара да бара.
.jpg)
Хөрмәтле Илфат Каюм улы! Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә Сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер олы кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең, чөнки әле кышлар бар, “Олы кеше – солы төше” дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар, йөз яшьне тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!
.jpg)
… Гомер юлы, чыннан да, чаңгы юлын хәтерләтә икән шул ул. Бер эзен алсаң, шуасың да шуасың. Җитмеш яшьтән – сиксәнгә, сиксәннән – туксанга, туксаннан – йөзгә... Бирсен Ходай!
.jpg)
.jpg)
.jpg)