АЕРЫМ ФӘННӘРНЕ ТИРӘНТЕН ҮЗЛӘШТЕРҮЛЕ 2 НЧЕ САНЛЫ АКТАНЫШ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНӘ БҮГЕН ЯҢА ҖИТӘКЧЕ БИЛГЕЛӘНДЕ

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

           Моңарчы Иске Байсар мәктәбе директоры булып эшләгән Айзат Әмировны педагоглар коллективына Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдим итте.
         - Хөрмәтле укытучылар, соңгы вакытта райондагы җитәкче кадрлар составын тулыландыру максатыннан сезнең мәктәптә директорларны еш алыштырырга туры килде. Моның өчен гафу үтенәм. Чөнки җитәкчеләрне алыштыру коллективтагы тормышны тынычсызлый.
            Айзат Сәлихҗан улы райондагы перспектив, иң алдынгы карашлы, компетентлы директорларның берсе. Еллык нәтиҗәләр буенча чыгарылган рейтингта Иске Байсар мәктәбе беренче урында. Бу уңышларда җитәкченең өлеше зур. Сезнең мәктәптә дә Айзат Әмиров матур итеп, укытучылар белән кулга-кул тотынып эшләр дип ышанам. 2021 нче ел Актаныш районы өчен җаваплы ел- республикакүләм мәгариф конференциясен уздырырга җыенабыз. Актанышның икенче санлы мәктәбендә рус теле буенча секция утырышларын оештырылачак, чөнки сезнең мәктәптә бу юнәлештә көчле педагоглар эшли, узган уку елында рус теле буенча БДИны 100 балга тапшыручы да сезнең мәктәп укучысы.
Барыгызның да сәламәт булып эшләвегезне телим,-диде Энгель Нәвап улы.
         Айзат Әмиров район башлыгы Энгель Фәттаховка район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде, коллектив белән матур итеп эшчәнлек оештытырырбыз, диде.
Актанышның икенче санлы мәктәбе белән бер ай гына идарә иткән Венера Хәева коллективка рәхмәт белдереп, киләчәктә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International