24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Берәүләр алга тартканны берәүләр артка сөйри

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

14 гыйнвар көнне Актаныш районының терлекчелек тармагы узган елның декабрь аена һәм, гомумән, 2020 елга йомгак ясады.

Шәхси сектордагы еллык терлек хәрәкәтен район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова анализлады. Бүген Актаныш районы халкы мал асрауның керемле тармак икәненә үз тәҗрибәсе аша инанып килә. Хуҗалыкларда, сыер малы белән беррәттән, мөгезле эре терлек саны да үсештә. Авыл җирлекләре вак мал үрчетүгә караганда, эре терлек тотуның уңышлы икәнен аңлап, бу юнәлештә җай гына алга омтыла.

2021 елга Актаныш районының шәхси секторы 11 746 баш мөгезле эре терлек белән аяк баскан. Бу күрсәткеч узган елга карый 231гә артык. Ел эчендә сыер баш саны да 182гә артып, 4 838не тәшкил иткән.

Әмма районда эре мал үрчетү билгеле бер җирлекләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә уңай динамика күрсәтә – кайберәүләр чын авыл тормышының чагылышы сыерлы-сыйлы ихата икәнен аңлап та, бу юнәлештә торгынлык чоры кичерә. Андый җирлекләрнең башлыклары кешене мал асрарга мәҗбүриләп булмый, дигән сәбәп тә таба әле.

2020 елда шактый җирлекләр терлек мал-баш арттыруга ирешкән. Актанышбаш, Яңа Әлем, Теләкәй, Әтәс, Күҗәкә, Актаныш, Киров, Югары Яхшый, Усы, татар Ямалысы, Иске Богады, Такталачык, Түке, Чалманарат җирлекләре бу юнәлештә яшел зонада. Бу күрсәткеч артында халык белән беррәттән җирлек башлыгының да зур хезмәте ята: димәк, ул кешеләрне кызыксындыра алган, мал үрчетүгә стимул булырлык саллы дәлилләр китергән.

Шул ук вакытта Уразай җирлеге ел эчендә 61 баш малын киметкән, Иске айманда – 25, Кәзкәйдә – 32, Аешта – 11, Чуракайда 10 баш мөгезле эре терлек кимегән. Аеруча декабрь аенда динамика түбәнәйгән, моны Рәйхан Флүс кызы авыллардагы кышкы сугым чоры белән аңлатты.

Сыер малына килгәндә, аларны иң күп арттыручылар булып әтәслеләр (+31), байсарлылар (+22), күҗәкәлеләр (+25) тора.

Ә менә Иске Айман һәм Аккүз җирлекләре ел эчендә сыерларны күпләп киметү белән шөгыльләнгән. Иске Айманда ел эчендә 21 сөтлебикә юк ителсә, Аккүз 14 сыерга “минус”та. 24 форма-киңәшмә барышында җирлек башлыкларына бу нисбәттән кисәтү ясалды.

Район буенча шәхси секторда ел эчендә 182 сыер малы арткан. Бу, билгеле, сөт сатуга да уңай йогынты ясаган. 2020 елда шәхси сектордан 12 600 тонна сөт сатылган.

Сүз уңаеннан, декабрь ае нәтиҗәләре буенча, җирлекләр арасында барган ярышта беренче урынга Әтәс авыл җирлеге лаек булды. Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова алгарыш символы - ат сынын район башлыгы кулыннан кабул итеп алды. Актаныш, Иске Байсар җирлекләре дә алдынгылар исемлегендә. Арттан “сөйрәлүчеләр” исемлеген исә Уразай авыл җирлеге җитәкли. Аңа Татар Суыксуы, Иске Айман җирлекләре “ияргән”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International