Терлекчелек тармагы 2020 елга йомгак ясады

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

14 гыйнвар көнне  Актаныш районының терлекчелек тармагы декабрь ае белән беррәттән 2020 елга гомуми йомгак ясады. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән 24 форма-киңәшмәгә гадәттәгечә идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, баш хисапчылар, ветеринар табиблар, зоотехниклар чакырулы иде. Ел арты ел алышынса да, 24 форма-киңәшмәнең асылы һаман да бер үк булып кала - ул да булса, мал-баш санын арттыру бәрабәренә терлекчелектән югары продукция алуга ирешү.


2020 ел нәтиҗәләрен анализлаганнан соң, бу максатка ирешү өчен эшлисе эшләрнең, төзәтәсе хаталарның шактый булуы ачыкланды. Юкса, терлекчелек, игенчелек өчен ел начар килмәде. Моны хуҗалыклар амбарларга кергән икмәк күләменнән дә, кассаларга кергән акчадан да тоемлады. Еллык нәтиҗәләрнең яхшы булуын бүген район башлыгы Энгель Фәттахов та янә бер кат искәртте. “Бу – сезнең хезмәт!”, - дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручы җаваплы затларга.
Шулай да 2020 ел Актаныш районының терлекчелек тарихында тәүлеклек үсешнең 780 граммга җитүе белән истә калыр, мөгаен. Безнең өчен моңа кадәр күрелмәгән югары нәтиҗә бу, җәмәгать - мал үстерергә өйрәнә башладык бит. 2021 елда хуҗалыклар ныклап лейкоз авыруыннан арына башласа, терлек үлемен киметүгә ирешсәк, хәлләр тагын да яхшырыр кебек. Ни дисәк тә, терлекчелек тармагының дәрәҗәсе терлек сакланышы,бозау алу, тәүлеклек үсеш, сөт белән исәпләнә инде ул.


Сүз дә юк, 2020 елда да бу юнәлешләрдә ышанычлы адымнар ясалган. Шул ук терлек үлемен дә киметкән хуҗалыклар. 2019 елда 946 малкайны бакыйлыкка озаткан булсак, 2020 елда бу сан 803не тәшкил иткән. Аерма бар һәм ул яхшы ук сизелә. Үлем сәбәпләренә килгәндә, алар төрле. Шулай да терлек үлеменең җеп очы барыбер мал табибларына, белгечләргә барып тоташа. Аннан килеп, лейкоз авыруы да терлек мал-баш санын тотырыклы саклауга зур комачаулык тудыра. Бүген бик күп җәмгыятьләрдә сәламәт һәм авыру маллар аерым торакларда асрала, аларның бер-берсе белән бернинди контакты да юк, шул ук вакытта макталырлык нәтиҗә дә күренми. 24 форма-киңәшмә саен ничә малның канын алып тикшерү буенча хисап тотабыз да, әппәр итеп куябыз. Юк, җәмәгать, болай итеп алга барып булмый, хисап тотып кына, мал-баш саны да үрчеми. Җиңне сызганып эшли башлар өчен ел башыннан да кулай вакыт юк – мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк.


Бозау алу буенча әле дә көтелгән нәтиҗәгә чыга алмау күңелне тырмам тора. Әллә чыгар идек тә, тик менә яше җитеп тә каплатылмый калган тана-сыерлар ул бозауларны һавадан алып бирергә сәләтсез. Монда инде тумый калган бозаулар өчен “рәхмәт”не белгечләргә әйтергә кирәк...


Терлек мал-баш санын арттыруга ныклап тотынабыз икән, үсештәге төп игътибарны теше малга юнәлтү зарур. Аеруча беренче алты айда моны кулдан ычкындыдырга ярамый.


Район җитәкчелегенең теше малга игътибар юнәлтүе юкка түгел – мал-баш санын арттыруда сәламәт таналар мөһим звено булып тора. Ә без аларны, сыер булып җитлекмәс борын, бракка чыгарабыз. Нәтиҗәдә, күпме хезмәт сызып ташлана.2020 елда район хуҗалыклары 2 745 малны бракка чыгарган. Кыскасы, терлекне браклау проблемасы Актаныш районы терлекчелегенә күләгә салган мөһим проблемаларның берсе булып кала бирә.



Терлекчелек елын начар бетермәсәк тә, югарыда санап үтелгән кимчелекләр 2021 елга да, кара сакал кебек, үзебезгә ияреп аяк басты. Быелга кулган югары максатларга аяк чалмасын иде алар. 2021 елга районның терлекчелек тармагы зур өметләр баглый, ә өметләрнең аклануы үзебездән тора.

Сүз уңаеннан, 24 форма-киңәшмәдә Энгель Нәвап улы район җитәкчелеге белән хуҗалыклар арасында 2020 елга төзелгән ике яклы килешүне җиде җәмгыятьнең тулысынча үтәп чыгуын хәбәр итте. Аларның еллык хезмәте лаеклы бәяләнәчәк. Калганнарга стимул булсын иде ул!

 

2020 елдан айлык нәтиҗәләр буенча билгеләнгән премияләр хуҗалык җитәкчеләренә тапшырыла башлаган иде. 2021 елда аларның күләме артачак. Беренче урынга бу сумма 40 мең сумны тәшкил итсә, икенче урынга чыккан хуҗалык - 30 мең сум, өченче урынга лаек булган җәмгыять 20 мең сум премия белән хөрмәтләнәчәк. Урыннар чыгарганда, гадәттәгечә, беренче чиратта хуҗалыкның акча кереме, МЭТ баш санының сакланышы, җитештерелгән һәм сатылган сөт-ит күләмнәре исәпкә алыначак.

Ә менә премияләр хуҗалык эчендә ничек бүленәчәген җитәкче хәл итә – хәләл хезмәт нәтиҗәсе үз хуҗасын лаеклы билгеләр. Терлекчелек тармагын үстерү – ул бер генә кешенең хезмәте түгел, монда тулы бер чылбыр булдырылса гына, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Бүген гамәлләштерелгән киңәшмәдә гомуми нәтиҗәләр анализланганнан соң, декабрь аенда терлекчелек тармагында җиң сызганып, эшне күңел биреп башкарган хуҗалыклар аталып, аларга район хакимияте тарафыннан әзерләгән акчалата премияләр тапшырылды.



Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык булып “Чишмә” агрофирмасы танылды. Хуҗалыкка алгарыш символы булган ат сыны һәм 30 мең сум күләмендә премия тапшырылды. Икенче урынны “Саф” хуҗалыгы яулап, 25 мең сум премиягә ия булды. Алдынгылар өчлеген йомгаклаган “Әнәк” агрофирмасы 20 мең сум премия белән хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International