2020 елда Татарстан Кадастр палатасы архивына 65 402 күчемсез милеккә ихтыяҗ булмаган документ килде, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22 процентка кимрәк (84 287 документ).
Сүз дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән, күп функцияле үзәкләр аша алынырга тиешле документлар турында. Күчемсез милек документлары аларның офисларында 30 календарь көн тора. Шушы вакыт үтү белән алар, сорап алынмаган очракта, Кадастр палатасы архивына саклауга тапшырыла. Соңгы өч елда учреждение архивына күчемсез милеккә булган документларның 210 меңнән артык оригиналы килгән.
Еш кына " ихтыяҗ булмаган" документлар сатып алу-сату, бүләк итү килешүләре булып чыга. Нигездә, бу күчемсез милек сатучыларының нөсхәләре, шулай ук электрон чыганакларда межа һәм техник планнарның төп нөсхәләре, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан закладной һәм өземтәләр. Ай саен безгә биш меңнән артык шундый документ саклауга керә һәм аларның 10% ы гына мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан алына. Гражданнарның игътибарын әлеге документларның теләсә кайсы тормыш ситуациясендә кирәк булу ихтималына юнәлтәсем килә. Мәсәлән, кредит алганда, милек сатканда, салым түләгәндә яки судлашканда. Шуңа күрә гражданнарга документларны архивта калдырмаска киңәш итәбез, - дип аңлатты ТР буенча Кадастр палатасы архивын алып бару башлыгы Елена Хафизова.
Белешмә өчен
Исегезгә төшерәбез, документларны вакытында алмаучылар Кадастр палатасы архивына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан шәһәре, Кулагин ур., 1. 2017 елдан Татарстанның Кадастр палатасына ихтыяҗ булмаган документларны бирү һәм саклау вәкаләтләре бирелде. 2017 елның 1 гыйнварына кадәр онытылган документлар Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә саклана.