Бүген “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә 24 форма-киңәшмә узды. Хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, хуҗалыкларның баш белгечләре киңәшмәдә терлекчелек тармагы буенча үз эшчәнлекләренә бәя алды. Күрше җирлек-хуҗалык ничек эшли, терлекләрне ничек күпләп үрчетеп һәм сатып керем алып була- чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә колачлы мәгълүмат бирергә тырышты.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләрендә яшәүче халыкның ни дәрәҗәдә терлекчелек белән шөгыльләнеп матди хәлен тулыландыруын саннарда ачыклады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов терлекчелектә икътисади отышлы эшләүче хуҗалыкларның эш тәҗрибәсе белән таныштырды, кичекмәстән хәл итәргә тиешле проблемаларны күрсәтте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Гүзәл Шаһиәхмәтова, ветеринария берләшмәсеннән Илнар Кадыйров, селекция-нәсел хезмәте башлыгы Айрат Мөхәммәтдинов үз юнәлешләре буенча җентекле анализ ясадылар.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалыкларның терлекчелектәге күрсәткечләрен яттан белә. Ел дәвамында терлек үлемен киметүгә ирешкән “Әнәк” агрофирмасы, “Чишмә” хуҗалыгы коллективларының хезмәтен югары бәяләде Энгель Нәвап улы. Кимчелекләрдән котылып, нәселле тана-сыерлардан продукция җитештерү генә түгел, ә Кукмара, Балтач районнарындагы кебек нәселле терлекләрне сату, кәсеп итү дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәклеген әйтте.
Район башлыгының алдагы сүзләре киңәшмәдә катнашучыларны сискәндереп үк җибәрде- ике арадагы килешүне үтәгән хуҗалыкларга Энгель Нәвап улы “Нива” машинасы бүләк итәчәкбез, диде. Ә 14 төрле критерий белән беренче урынны алуга ирешкән авыл җирлеге башлыкларының шәхсән үзләренә100 мең сум премия тапшырылачак.