«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе коллективы бүгеннән яңа җитәкчелек кул астында эшли башлый. Гимназия директоры вазыйфаларын башкару Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага йөкләтелде. Яңа директорны коллективка Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдим итте.
Хәер, Венера Хәева гимназия коллективында үз кеше. Әлеге белем бирү учреждениесендә шактый еллар директор урынбасары вазыйфаларын башкарган мөгаллимә гимназиядә Милли проектлар белән эшчәнлеккә нигез салучыларның берсе. Гимназия үсешендә Венера Хәмәтнәсыйх кызының бай тәҗрибәсе, лаеклы хезмәте бар. Бүгенге очрашуда моны Энгель Нәвап улы да искәртте.
Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернаты милли йөзебезне, татар телебезне саклап калуда республикада мөһим урыннарның берсен били. Милләт киләчәге булырдай сәләтле балаларны туплаган уку йорты Татарстанның бу юнәлештәге беренче карлыгачы ул. Шуңа күрә дә гимназия җитәкчелегенә, аның коллективына, укучыларына җитди бурычлар йөкләнгән. Алга таба булган уңышларны тагын да арттыру, уку-тәрбия эшчен заман таләпләренә туры китереп тагын да камилләштерү, сәләтле балалар әзерләү – бу гимназиянең алмаксаты.
Быел Актаныш муниципаль районы Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсен кабул итәчәк. Бу – районыбыз өчен үтә дә җаваплы һәм әһәмиятле чара. Татарстан җитәкчелеген, республиканың алдынгы педагогларын туплаячак август киңәшмәсендә гимназия эшчәнлеге, аның тәҗрибәсе үзәк мәйданнарның берсе булачак. Шуңа күрә дә сәләтлеләр гимназиясе шушы мөһим республикакүләм киңәшмәгә әзерләнә.
Бүген гимназиягә яңа җитәкче кую уңаеннан оештырылган чарада Энгель Нәвап улы август киңәшмәсе уңаеннан үз фикерләре белән уртаклашып, Венера Хәева җитәкчелегендә эшләячәк коллективка республикакүләм педагоглар киңәшмәсен әзерләү һәм үткәреп чыгуда зур ышаныч белдерде, яңа җитәкчегә хезмәт уңышлары теләде.
Коллектив алдында директор статусында тәүге тапкыр сүз алган Венера Хәмәтнәсыйх кызы үзенең яңа вазыйфага билгеләнүен хезмәт юлы дәверендә ияләшкән гимназия коллективына кабат кайту дип атады. Район җитәкчелеге тарафыннан белдерелгән ышаныч өчен рәхмәт сүзләрен ирештереп, коллектив белән тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә сүз бирде. “Авыр булачак, әммә без моны булдырачакбыз! Безгә бервакытта да бернәрсә дә җиңел бирелмәде!” – диде ул.