ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2012 ел
чәршәмбе

1 сентябрьдә районның ике мәктәбе укучыларын төзекләнгән, яңарган хәлдә – капиталь ремонттан соң каршы алачак.

Бәйрәм датасы Август путчы вакыйгаларына бәйле. 1991елның 22 августында һәлак булганнарга багышланган матәм митингы вакытында манифестантлар мәйданга зур аклы-зәңгәрле-кызыллы байрак алып чыгалар. Ә РСФСР Президенты Борис Ельцин Россиянең яңа Дәүләт флагы турында фәрман игълан итә.

15
август, 2012 ел
чәршәмбе
Район терлекчелек тармагында июль ае нәтиҗәләренә йомгак ясау юнәлешендә, 14 август көнне ”24 форма” киңәшмәсенең күчмә утырышы “Таң” хуҗалыгында үтте. Чарада  хисапчы – экономистлар, зоотехник, мал табиблары, ферма мөдирләре, технологлар катнашты. Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Д.Харисов алып барды.

14
август, 2012 ел
сишәмбе

Физкультурачылар көненә багышлап, Әлмәт шәһәрендә оештырылган стритбол ярышларында Актаныш БЯСМнән остаз А.Гомәров җитәкчелегендә 3 команда – 1998-99 елгылар, 1996-97 елгылар һәм зурлар төркемнәре дә катнашып, көчләрен сынап кайттылар.

 

Шушы көннәрдә Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең баскетбол буенча тренеры Айдар Гомәров җитәкчелегендә, әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче балалардан 8 кешелек төркем, велосипедларда районыбыз авылларына 3 көнлек сәяхәткә чыгып кайттылар.

Актанышның Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең остазы Айдар Гомәров  баскетбол секциясе “Акбүре” төркеменә 1998-2000 елгы спортсөяр яшүсмерләрне чакырып  кала.


13
август, 2012 ел
дүшәмбе
Физкультурачылар көненә туры китереп, бүген Актанышта “Бүләк” әрәмәсе куенына сыенып утырган яңа чаңгы базасын ачу тантанасы узды.

11
август, 2012 ел
шимбә

Бүген Актаныш муниципаль район башлыгы район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.


10
август, 2012 ел
җомга

2-9 август көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең үзәк шахмат-шашка уеннары клубында Россиядә беренче тапкыр мәктәп командалары арасында шахмат буенча Европа Чемпионаты узды. Бу ярышларга Европа илләре белән беррәттән, Россия авыл укучылары командалары арасында 3 урынны алган һәм Татарстанның  иң көчле авыл шахматчылары исемен йөрткән Актаныш спортчылары да чакырылган иде.


9
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Кайнар урак өстендә игенчеләрне  үсендерү, эшкә рухландыру максатыннан, Актаныш районы комбайнчыларына район башлыгы премияләре тапшырыла. Нәтиҗәләр һәр 5 көн саен ясала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International