Район басу-кырларыннан 100 мең тоннадан артык уңыш җыеп алган Актаныш игенчеләрен тәбрикләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән район башлыгы Энгель Фәттаховка котлау телеграммасы килде.
Районның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылучы “Җирлегем горурлыгы” бәйгесе зоналарда дәвам итә. 6 август көнне ул Әлем зонасында узды.
Изге Рамазан аенда, җирлекләрдә, зурлап, ифтар мәҗлесләре үткәрелә башлады. Шуларның берсе 29 июль көнне бөтен авыл халкы белән Усы авылы мәдәният йортында оештырылды.
Якташыбыз, «ТЕКО» Фәнни-Техник Үзәге ” ЯАҖ генераль директоры Флорид Рәсул улы Бәшаров Актаныш район үзәк хастаханәсенә 350 мең сумнан артык иганәчелек ярдәме күрсәтеп, офтальмология медицина җиһазлары алырга ярдәм итте.
Әле кайчан гына гөрләп торган “Бүләк” лагере инде тынып калган – бүген иртә белән биредән соңгы балалар да өйләренә таралышып-кайтышып беттеләр. Ә “Иҗади сәләт” сменасының ябылу тантанасы 31 июль көнне узды.