Рамазан аенда җәмәгать белән ифтар мәҗлесләре

2012 елның 7 августы, сишәмбе

Изге Рамазан аенда, җирлекләрдә, зурлап, ифтар мәҗлесләре үткәрелә башлады. Шуларның берсе 29 июль көнне бөтен авыл халкы белән Усы авылы мәдәният йортында оештырылды.

Авылдан Фоат хәзрәт  Рамазан хакында бик мәгънәле, эчтәлекле вәгазь сөйләде. Авыл башлыгы Зиннәт Зиннур улы да чын күңелдән сөенүен белдереп, халыкның берләшүен, рухи яктан үсүен хуплады. Авыл халкы шушындый дини мәҗлесләр дәвамлы булса иде дигән теләкләр белән таралышты.

2012 ел– Изге коръән елы буларак, Усы авыл китапханәсендә “Коръән алсаң кулыңа – нур сибелер юлыңа“ дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнгән. Ул мөслимәләр алып кайткан 16 төрдәге дини китаплар белән баетылган. Алар Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин, Идрис Галәветдин, Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи, Рәшидә Исхакыйның китаплары, шулай ук иң кирәкле догалар китаплары  да бар. Аларны һәркем китапханәдән алып укый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International