Игътибар, ялган акча!

2012 елның 7 августы, сишәмбе

Республикада әйләнештә ялган акча йөрүе ачыкланды. Җиңел юл белән байлыкка ия булырга теләүчеләр бу юлы 1997 елның үрнәгендә 5000 сумлык номиналны файдаланалар. Ачыкланган банкнотларның серия номерлары ат 7018481 һәм АТ 0330624.

Ялган банкнотларны  түбәндәге билгеләр аша танырга мөмкин:

-сурәтләр ачык күренми;

-Хабаровск шәһәре гербындагы оптик буяу трафарет басмада яшел төстәге ялтыравыклы лак белән үзгәртелгән. Чын банкнотларга хас булган төс алмашынуы юк;

-төсләрдә ферромагнитик үзенчәлек юк;

-сурәтләрдә элементлар рельефлыгы юк.

Хөрмәтле гражданнар, акча белән бәйле мәсьәләләрдә сак булуыгыз сорала. Россия Эчке эшләр министрлыгының  Актаныш районы буенча бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International