Терлекчеләр слеты гөрләде

2012 елның 1 августы, чәршәмбе

 

Бүген Актанышта табигатьнең гүзәл почмагы – Сабантуй мәйданында районыбыз терлекчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Хезмәт уңганнарын Актаныш муниципаль районы башлыгы Э.Фәттахов котлады:  Бүгенге бәйрәм - кышлату йомгаклары буенча үткәрелүче традицион чара. Район буенча алты ай эчендә 550 млн.га якын  акча кергән булса, шуның 80%ы – терлекчелектән.  Ягъни, бүген тормышыбыз, яшәешебез шул тармак белән алга бара. Шуңа күрә, терлекчеләребезне кулларда күтәреп йөртсәк тә, таманга килә торгандыр. Ярты ел йомгакларына килсәк, сөттә9%, ит җитештерүдә 2% үсеш бирәбез. Мөгезле эре терлекләрнең  баш саннары тагын артты. Бу – безнең өчен зур җиңү. Терлекчеләребез, зоотехникларыбыз, хуҗалык җитәкчеләренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу. Мөгезле эре терлекләрнең баш саннарын 40 меңгә җиткерү, сөт җитештерүдә якын киләчәктә  50 мең тоннага чыгу- безнең алдагы бурыч. Кеше факторы- терлекчелекнең нигезендә ята. Аларны хөрмәтләү, рәхмәтләребезне әйтеп, күңелләрен күрү өчен җыелдык бүген.

Шул уңайдан, бар терлекчеләребезне бәйрәм белән котлыйм. Авыр, ел әйләнәсе тырышлык сорый торган хезмәтләрен намус белән башкарулары  өчен рәхмәтемне җиткерәм. Аларга сәламәтлек, киләчәктә тагын да зур уңышлар телим,- диде район башлыгы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Харисов 2012 елның беренче яртыеллык эшчәнлеге буенча йомгак ясады. “Районда 2008-2012 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең максатчан программасы кабул ителгән иде. Аның нигезендә, игенчелек һәм терлекчелектә яңа технологияләр куллану, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне ел саен 20% ка арттыру, авыл җирендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыру тора. Программаның соңгы елы буларак, без куелган максатларга ирештек, дисәк тә була. Узган ел мөгезле эре терлек торакларына 60 млн. сумлык реконструкция ясалды, 20 млн. сумлык яңа техникалар кайтартылды.

Район хуҗалыклары 2012 елның алты ае эчендә 22708тонна сөт, 2701 тонна ит  җитештерде”,- дип билгеләп үтте Дәниф Әсрар улы үзенең чыгышында, аерым хуҗалыкларның эшчәнлегенә дә тукталды.  

Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча хуҗалыклар арасында барган ярышта терлекләрең баш саннарын арттыру, ит һәм сөт җитештерү,  үрчем алу нәтиҗәләре буенча 14 хуҗалык һәм 2 агрофирма арасында, I урынны “Әнәк” агрофирмасы яулады.  Җитәкчесе күчмә кубок һәм район башлыгының дипломы белән бүләкләнде. II урынга “Наратлы” ҖЧҖ, III урынга “Нива”ҖЧҖ  чыкты.

Шулай ук, зоотехниклар, мал табиблары, ферма мөдирләре, сыер савучылар, терлекчеләр – барысы 100 гә якын хезмәт уңганы район башлыгы дипломы һәм акчалата премиягә ия булдылар.

Бәйрәм чыгышлар, бүләкләүләр һәм районыбыз сәнгатькәрләренең чыгышлары белән үрелеп барды.

Иң ахырдан, йөрәкләрне җилкетеп, бәйрәмгә чын Сабантуй төсен биреп, атлар ярышы оештырылды. Беренче чабышта  3 яшьтән кечерәк 5 ат узышты. 1700 метр араны җилдәй очып, соңгы мизгелләрдә алга чыгып, Илшат Тимировның аты “Фазенда” җиңү яулады. II-III урыннарда – “Чишмә” хуҗалыгының «Эфест»  һәм "Империя" атлары килде.

Икенче чабышта 3 яшьтән зуррак атлар узышты. Аларның иң өлкәне – “Башак” хуҗалыгыннан 13 яшьлек Алмачуар яшьрәкләргә юл бирде. I урында исә - «Ташкын»нан «Эрест»,  IIурында - «Нур» хуҗалыгыннан   «Вальс»  кушаматлы һәм  III  урында - «Актаныш» агрофирмасыннан «Волга» кушаматлы ат килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International