Авыл яшьләре футбол уйный

2012 елның 7 августы, сишәмбе

Август ае башыннан районыбыз җирлекләрендә дүрт зонада яшьләр арасында футбол ярышлары башланган иде. Зоналарда соңгы уеннар 5 август көнне төгәлләнде. Нәтиҗәләргә килсәк, Яңа Кормаш, Күҗәкә, Иске Байсар, Киров, Мәсәде, Чалманарат, Яхшый җирлекләре спортчылары финал уеннарында катнашу хокукын яуладылар. Финал 10 август көнне 17.00 сәгатьтә ПЛ-80 стадионында узачак. Бәйгегә җанатарларны көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International