Әле кайчан гына гөрләп торган “Бүләк” лагере инде тынып калган – бүген иртә белән биредән соңгы балалар да өйләренә таралышып-кайтышып беттеләр. Ә “Иҗади сәләт” сменасының ябылу тантанасы 31 июль көнне узды.
Әлеге сменада үзебезнең җирлек кыз-малайлары белән беррәттән, Польшадан килгән 15 бала да ял итте. Әле лагерьга килеп урнашканда гына бер татар сүзе белмәгән кунаклар, кайтып киткәндә инде, башкаларга кушылып, рәхәтләнеп “Сәләт гимны”н сузарга, “Чума үрдәк, чума каз” дип, такмаклый-такмаклый, милли уен-биюләрне башкарырга, вата-җимерә булса да, татарча үзләренә кирәген аңлатырга өйрәнделәр.
Ябылу тантанасында район башлыгы Э.Фәттахов та бу хакта үз сәламләвендә искәртеп китте: “Алдагы икенче сменада лагерьда илебезнең төрле регионнарыннан килгән кыз-малайлары ял иткән иде. Безнең татар мохитендә үзләре өчен бик күп яңалык, мәгълүмат туплады алар. Инде менә бу юлы кунакларыбыз — чит илдән килгән балалар. Алар бездә татарчага өйрәнсәләр, безнең кыз-малайлар, алар белән аралашып, үз инглизчәләрен шомарттылар. Бер очрашу - үзе бер гомер, диләр. Мондый аралашулар киләчәктә дә булыр, дип ышанабыз”,- диде ул. Балаларның ялларын матур, кызыклы һәм истә калырлык итеп үткәрү өчен тырышкан педагогларга, тәрбиячеләр, әйдәманнар, лагерь җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Лагерьда балалар ял итәргә дә, дәрес һәм түгәрәкләрдә белемнәрен камилләштерергә дә, сәяхәтләргә чыгарга да өлгерделәр. Төрле мәдәни чаралар, спорт ярышлары, Актанышның “Туган як” музее, Әнәктә беренче Президентыбызның әтисе - Шәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиевнең музей-йорында булу, Агыйдел елгасында теплоходта сәяхәткә чыгу, бассейнда су коену, һ.б. бик күп кызыклы вакыйгалар белән истә калгандыр балалар күңелендә әлеге ял.
Инде үзара якын дусларга әверелгән кыз-малайлар өчен бу тантана өйгә- якыннарың янына кайту шатлыгы һәм аерылышу сагышы белән бергә буталган. Арада күз яшьләрен түгүчеләр дә булды. Моңсу бәйрәм балалар һәм әйдәманнарның бергәләп әзерләгән концерт чыгышлары, күңелле тамаша белән дәвам итте.
Алдагы дүртенче сменада яшь спортчылар ял итәчәк.