Август ае ахырында Актаныш районы территориясендә “Законсыз мигрант” дип аталган оператив-профилактик операция үткәрелде. Аның барышында Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге хезмәткәрләре, прокуратура һәм Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныш районы бүлеге вәкилләре катнашты.
Мәгълүм булганча, ел саен октябрь аеның беренче ункөнлеге илебездә өлкәннәр декадасы буларак билгеләп үтелә. Бу вакыт аралыгында өлкәннәребезгә хөрмәт-игътибар күрсәтү йөзеннән, төрледән-төрле чаралар оештырыла. Актаныш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе декада якынлашкан бу көннәрдә мәктәп укучылары арасында “Әбием -алтыным” темасына фоторәсемнәр бәйгесе үткәрү турында белдерә.
7 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең “Энергетиклар” мәдәният сараенда Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының “Балкыш” фестивале зона туры узды. Анда Яр Чаллы, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тукай районнарыннан килгән иҗади сәләтле өлкәннәр белән беррәттән, Актаныш районыннан “Гәрәбә” төркеме дә катнашып, жюри тарафыннан иң югары бәяне алуга иреште.
11 сентябрь көнне терлекчелек тармагының август ае эш күрсәткечләренә багышланган 24 форма киңәшмәсенең гамәли өлеше Әнәк агрофирмасының Яңа Кормаш бүлекчәсе фермасында башланып китте. Киңәшмәдә Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов та катнашты.
7 сентябрь көнне Актанышның автовокзалы каршындагы мәйданда өр-яңа “Садовник” кибете ачылды. Ерактан ук матур булып балкып торучы, купшы, зәвыклы итеп төзелгән кибет яшелчә, җиләк-җимеш, гөл-чәчәкләр үстерүчеләр өчен тагын бер затлы бүләк.