Август ае ахырында Актаныш районы территориясендә “Законсыз мигрант” дип аталган оператив-профилактик операция үткәрелде. Аның барышында Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге хезмәткәрләре, прокуратура һәм Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныш районы бүлеге вәкилләре катнашты.
Районда легаль булмаган миграция күренешләрен ачыклап, чик кую, ясалма паспортлар, миграцион карталар һәм башка шәхесне раслаучы документлар куллану, законсыз рәвештә эшчеләрдән файдалану очракларын ачыклау – операциянең максаты шулай билгеләнгән иде.
Операция барышында чит ил гражданнары яки гражданлыгы булмаган затлар яшәү һәм эшләү мөмкинлеге булган 114 объект районда күздән кичерелде. Нәтиҗәдә, закон бозу очраклары теркәлде, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды:
-бер вазифаи зат Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган бер кешене, эшкә урнаштыруга рөхсәте булмаган килеш, хезмәт эшчәнлегенә җәлеп иткән;
-тикшерү барышында, шулай ук, 9 чит ил гражданының эшкә рөхсәте яки патенты юк килеш, хезмәткә тартылулары мәгълүм булды;
-бер гражданин, эшкә алырга рөхсәте булмаса да, 6 чит ил гражданын эшкә җәлеп иткән.
Россия Федерациясе законы нигезендә, чит ил гражданнары Россиягә килгәч, 7 көн эчендә исәпкә басарга тиешләр. Украина гражданнары өчен бу вакыт аралыгы 90 көн, Белорусь гражданнары өчен 30 көн тәшкил итә.
Чит ил гражданины яшәгән урыныннан киткән очракта, 2 көннән дә калмыйча, аны кабул иткән як федераль миграция хезмәтенең территориаль органына бу хакта бланк тапшырырга тиеш. Анда чит ил гражданинының киткән көне күрсәтелә.
Чит ил гражданнарының безгә килү, яшәү, китү тәртипләре турында тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләр Россия Федерациясе миграция хезмәтенең Актаныш районы бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Адрес: Актаныш авылы, Комсомол урамы, 12-3 йорт. Кабул итү вакыты: сишәмбе, чәршәмбе, җомга, 9.00 – 17.00 сәгатьләр.