Районда өлкәннәр декадасы уңаенннан “Әбием -алтыным” темасына фоторәсемнәр бәйгесе үткәрү турында нигезләмә.
Бәйгенең максаты:
-районда яшәүче өлкәннәребезгә карата игътибарны арттыру;
-җәмгыятьтә өлкәннәрнең ролен күтәрү;
-балалар арасында өлкән буынга хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү;
-өлкәннәребезгә аларның эшләре очен сөенеч тудыру.
Бәйгедә катнашучылар:
- районда яшәүче, бәйгедә катнашырга теләге булган 18 яше тулмаган балалар катнаша ала;
-фотоның уң як кырыенда баланын исем-фамилиясе,туган елы күрсәтелә;
Бәйгене оештыру һәм уздыру:
-бәйгене гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе оештыра;
-эшләр 10 октябрьгә кадәр кабул ителә;
Бәйге өчен темалар:
-“Әбием - сәнгать кешесе”;
-”Әбием – уңган хуҗабикә”;
-”Әбием – районыбыз горурлыгы”;
-”Әбием – сирәк һөнәр иясе”;
Бәйгене уздыру шартлары:
-бәйгегә кабул ителәсе фоторәсем 15х20 форматында булуы шарт.
Бәйгедә катнашу өчен иҗат эшләрен Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 йортка,6нчы бүлмәгә тапшырырга.
Белешмәләр өчен телефон: 3-02-80
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе.
Җиңүчеләргә,барлык катнашучыларга да призлар,истәлекле бүләкләр каралган.