ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татар зыялыларын тәрбияләүче гуманитар гимназия эшчәнлеге белән танышу; өйрәнү мәктәбе буларак, милләтпәрвәрләрне тәрбияләү юнәлешенең яңа алымнарын барлау; укучылар белән якыннан аралашу максатында, 19 сентябрь көнне “Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе”нә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Р.З.Закиров  килде.

18
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

13-15 сентябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә җиңел атлетика буенча  чемпионат һәм Татарстан беренчелегенә ярышлар узды.  Бәйгеләрдә барысы 4 шәһәр һәм 8 авыл районнары җыелма командалары үзара көч сынашты. Актаныш БЯСМ йөгерешчеләре чарада катнашып, 2 урынны яулап кайттылар.

13-16 сентябрь көннәрендә Казанда  2000 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге кыз-малайлар арасында өстәл теннисы буенча “Татарстан Республикасы өметләре” («Надежды Республики Татарстан») турниры узды. Ярышта республиканың 18 районыннан һәм Казан шәһәреннән 205 спортчы катнашты. Актаныш БЯСМнән остазлары Б.Солтанов җитәкчелегендә 4 спортчы катнашып, җиңү яулап кайттылар.

22 сентябрь көнне Актанышта  милли көрәш буенча  Марсил  Гыйләев истәлегенә  багышланган турнир узачак.


17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
“Яшь белгечләр социаль ипотека программасы нигезендә алган фатирның 10%ын дәүләт күтәрә – димәк, безнең яшь укытучылар моннан файдаланып калырга ашыгырга тиеш. Мөрәҗәгать итүчеләр аз икән – аның хакында белүчеләр аз дигән сүз, яки, тиешле дәрәҗәдә мәгълүмат бирелми. Хәрәкәт кирәк”,- дип белдерде район башлыгы 17 сентябрь көнне узган атналык киңәшмәдә. 

17 сентябрь көнне район башлыгы җитәкчелегендә район Башкарма комитеты бүлек башлыклары, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.


15
сентябрь, 2012 ел
шимбә

Илдә санитария эпидемиологик хәлнең иң кискен бер чорында – 1922 елның 15 сентябрендә РСФСР Халык Комиссарлары Советының “Республика санитария органнары турында”гы декретка кул куела.

Бу дата Дәүләт санитария хезмәтенең рәсми көне буларак тарихка кереп кала һәм билгеләп үтелә. Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов районыбыз санитария хезмәткәрләренә бәйрәм котлавын юллады.

Сентябрьнең өченче якшәмбесе көнендә  урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел әлеге дата 16 сентябрьгә туры килә.

Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов  Актаныш урман хуҗалыгы оешмасы хезмәткәрләренә ихлас котлавын ирештерде.


14
сентябрь, 2012 ел
җомга
13 сентябрь көнне дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз беренче утырышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасын җиткерде. Актаныш муниципаль районыннан чарада Акатныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов, Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Камаев, “Нигез” ҖЧҖ җитәкчесе Д.Җәлилов, Актанышбаш җирлеге башлыгы һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Фазлыева катнаштылар.
Актаныш муниципаль район үзәге котельныеннан җылытылучы балалар бакчалары, мәктәпләр, күпфатирлы таш йортларга, “Коммунсервис-Актаныш” ҖЧҖ, “Яран” ТМШ тарафыннан, бу  атна дәвамында, нигездә, җылылык кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International