13-15 сентябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә җиңел атлетика буенча чемпионат һәм Татарстан беренчелегенә ярышлар узды. Бәйгеләрдә барысы 4 шәһәр һәм 8 авыл районнары җыелма командалары үзара көч сынашты. Актаныш БЯСМ йөгерешчеләре чарада катнашып, 2 урынны яулап кайттылар.
Программа үз эченә 1, 2, 4, 6 һәм 8 чакрым арага йөгерүне һәм 4 кешелек берәр чакрымлы эстафетаны алган иде. Эстафета ярышында актанышлылар мәртәбәле 1 урынга ия булдылар.
Шәхи беренчелектә И.Ваншин 6 чакрымга йөгереп, беренче килде. Л.Вахитова шул ук арада икенче булды. Котлыйбыз!
Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Авыл районнары арасында 1 урында Баулы, 2 урында Актаныш, 3 урында Аксубай районнары командалары.
Шәһәр районнары арасында беренчелекне Яр Чаллы шәһәренең 1 нче командасы яулады. 2 урын – Яр Чаллы ИНЭКА, 3 урын Зәй спортчыларында.