ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2012 ел
якшәмбе
28 сентябрь көнне Актанышның “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагере базасында  1998-99 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол ярышларына сайлап алу туры узды.
Бүгенге көндә мәчетләребез каршында оештырылган дини укулар милләтәшләребез өчен зур ярдәм булып тора. Актанышның Җәмигъ мәчете 1 октябрьдән укуларны башлап җибәрә.

28
сентябрь, 2012 ел
җомга
Актаныш муниципаль районында бүген 31743 кеше исәпләнеп, аларның 10 меңен лаеклы ялдагы өлкәннәр тәшкил итә. Шулар арасыннан 100 яшен тутырган әби-бабайлар саны – 9 кеше, 80 яшьтән узганнары -1692.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, “Мәрхәмәтле телефон” республика хәйрия акциясе старт ала.

Актанышта 28-30 сентябрь көннәрендә Яшьләр форумы - 2012 уза.

Беренче Бөтенрәсәй  “Иң яхшы татар теле дәресләре” бәйгесендә безнең Актаныш районыннан 14 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашып, Л.Әһлетдинова (Актанышның 1 санлы мәктәбе укытучысы) һәм А.Шакирова (Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы) 3 дәрәҗә диплом, 11 укытучы сертификат белән бүләкләнделәр.


25
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Актанышның 57 бистәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак хәлен яхшырту программасы нигезендә сафка баскан өр-яңа “Җиңүнең 65 еллыгы” урамы, ерактан ук, су тамчылары төсле бер-берләренә ошаган йортлары белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Әлеге урамнар артында җәйрәп яткан иркен яланда исә бик тиздән яңа “Нөркә” бистәсе калкып чыгачак.
22 сентябрь көнне Актаныш муниципаль район башлыгы район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

24
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
1998 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Рәсәй беренчелегенә ярышлар башланып китте.

20
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Авария хәлендәге йортларга капиталь ремонт программасы нигезендә, 2012 елда Актаныш муниципаль районы Киров җирлегендә 6 гаиләгә йортлар төзелеп, бүген әлеге йортларның ачкычлары тантаналы рәвештә хуҗалары кулларына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International