Өлкәннәргә бушлай кәрәзле телефон

2012 елның 28 сентябре, җомга

 

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, “Мәрхәмәтле телефон” республика хәйрия акциясе старт ала.

Акция кысаларында Игелек үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе каравында булган, өендә элемтә чарасы булмаган ялгыз өлкәннәргә кәрәзле телефон бүләк итү күздә тотыла. Бу чара төрле оешмалар, шәхси кешеләр ярдәме аша башкарылачак. Телефонда бер төймә МЧС хезмәтенә көйләнгән. Әлеге башлангыч 1 октябрьдән гамәлгә керә.

Белешмәләр өчен телефон: 3-14-11, 3-10-22.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International