Баскетбол җыелма командасы туплана

2012 елның 30 сентябре, якшәмбе

28 сентябрь көнне Актанышның “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагере базасында БЯСМ баскетбол буенча тренеры А.Гомәров җитәкчелегендә 1998-99 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол ярышларына сайлап алу туры узды. Уеннар нәтиҗәсеннән чыгып, кызлар һәм егетләр командалары тупланды. Әлеге яшь спортчыларга Актаныш районы баскетбол җыелма командасы әгъзасы булуы турында таныклык тапшырылды.

Ярыш нәтиҗәләренә күз салсак, кызлар командалары арасында 1 урында Сәфәр мәктәбе, 2 урында  - Зөбәер, 3 урында – Актаныш гуманитар гимназиясе. Егетләр командалары арасында исә беренчелекне Актанышның 2 санлы мәктәбе, 2 урынны Актаныш гуманитар гимназиясе, 3 урынны Актанышның 1 санлы мәктәбе командасы яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International