Йорт төзүнең ние бар...

2012 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Авария хәлендәге йортларга капиталь ремонт программасы нигезендә, 2012 елда Актаныш муниципаль районы Киров җирлегендә 6 гаиләгә йортлар төзелеп, бүген әлеге йортларның ачкычлары тантаналы рәвештә хуҗалары кулларына тапшырылды. Тантанага Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды директоры Т.Абдуллин да килгән иде. Ул эшне сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарып чыккан өчен төзүче оешмаларга рәхмәтләрен җиткерде, йорт хуҗаларына имин тормышлар теләде.

 Икешәр фатирлы итеп төзелгән 3 йорт үзләренең зурлыгы, матурлыгы белән ерактан ук күзләрне җәлеп итеп тора. Йортлар бар уңайлыклар тудырылып, җылы-салкын су белән, канализация, газ һәм электр челтәре  белән тәэмин ителгән.

 “Газстройсервис” ҖЧҖ  96 кв.м зурлыктагы 1шәр бүлмәле ике фатирлы йорт тапшырды. Әлеге өй барысы 2млн.300 мең сумга төшкән. Оешманың быел тапшырылган 4 нче объекты инде бу – Актаныш авылында капиталь ремонт ясалган Тынычлык проспекты, 36 йорт, Актанышның 1 санлы мәктәбе һәм сафка баскан яңа объект – чаңгы базасы “Газстройсервис”ның моңарчы тәмамлаган эшләре. Бүгенге көндә оешма төзүчеләре Тыңламас авылында яңа җәмәгать үзәге төзелеш эшләрен төгәлләү алдында. Башкарган эшләре күләмле, нәтиҗәсе – сыйфатлы. Иң мөһиме – шулдыр.

ПМК-4 ҖЧҖ 2 шәр фатирлы, 100 кв.метр зурлыгындагы 2 млн.470 мең сумлык йорт тапшырды. Июль аенда оешма Аеш җирлегендә үз эченә ФАП, полиция участогы, клуб, почта, китапханәне берләштергән җәмәгать үзәген кулланышка тапшырган иде. Алда – бу ел ахырына сафка басачак Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак хәлен яхшырту программасы нигезендә төзелүче 30 фатирлы яңа йорт.

Киров җирлегендә төзелгән өченче йорт - “Актаныш инженерлык челтәре” ҖЧҖ тарафыннан башкарылган.  2,1 млн сум  күләмендә 130 кв.метр зурлыгында итеп салынган йортны оешманың Ф.Фазлыев бригадасы салган, сантехник эшләр белән И.Хуҗиәхмәтов бригадасы шөгыльләнгән. 

Авария хәлендәге йортларга капиталь ремонт программасы нигезендә, алдагы елда Киров җирлегендә тагын 8 гаиләне яңа фатирлы-йортлы итү ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International