Район башлыгы җитәкчелегендә атналык киңәшмә

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

22 сентябрь көнне Актаныш муниципаль район башлыгы район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

Мәдәният

Районыбыз җирлекләре арасында һәр ел саен Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе (КВН) бәйгеләре уза. Авылларда инде КВНнарга әзерлек башланды. “Татар моңы - 2012” Халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесенең Казанда октябрь аенда үтәчәк II турына  безнең районнан ике җырчы – вокал-соло номинациясендә 15-21 яшьлекләр арасында Л.Басыйрова, 21-35 яшьлекләр арасында О.Хаҗиева һәм халык уен кораллары номинациясендә 15-21 яшьлекләр арасында баянчы Д.Нургалиевләр  үтте. Бәйгенең  2 туры 8 октябрьдә, 3 тур исә 9 октябрьдә узачак.

“Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе октябрь аенда 55 еллык юбилеен каршылый. Бәйрәмгә бүләк рәвешендә берләшмә әгъзаларының иҗатына багышланган, истәлекнамәләр дә тупланган 300 данәдә 250 битлек китап нәшер итүгә әзерләнә.

 Спорт

Район Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы А.Иманаев белдерүенчә, “Лачын” базасында фигуралы шуу секциясен ачарга һәм аны база төрләрнең берсе буларак эшләтергә ТР яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм министрлыгы рөхсәт биргән. “Димәк, тренер табу зарур – монда чын мәгънәсендә үз эшен белгән остаз кирәк. Өстәп, 2015 елда авыл яшьләре уеннарын Актанышта үткәрү хокукын бирделәр – үзебездә шундый күләмле чара оештырып, җиңелү – безнең өчен гафу итмәслек зур хата булачак. Әзерлек эшләре бүгеннән башлансын – кайбер спорт төрләре өчен тренерлар табу, командалар туплап бетерү – алдагы бурыч”,- дип ассызыклады район башлыгы.

Җәмгыять

Өлкәннәр ункөнлеге якынлаша – әлеге вакытка мероприятиеләр планы тәгаенләнә. Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә 30 сентябрьдән традицион рәвештә узучы 1 октябрьгә күчерелде. Шул ук көнне район башлыгы Э.Фәттахов район мәдәният сараенда җирлекләрдәге ветераннар җәмгыяте җитәкчеләре белән очрашачак.

Район үзәк хастаханәсенең поликлиника, гинекология бүлеге һәм бала тудыру йортына җылы су бирелми - моның өчен бойлер алу зарур. “Җәй айларында ук суны көйлибез, дип, вәгъдә биргән идегез – инде көз башланды. Тагын нәрсә көтәсез?!” – дип тәнкыйть сүзләрен ирештерде Э.Фәттахов.

Җир, торак, төзелеш өлкәләре, гадәттәгечә, көнүзәк мәсьәләләр булып кала бирә. Киңәшмәдә бу хакта да сүз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International