1998 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Рәсәй беренчелегенә ярышлар башланып китте. Актанышның “Лачын” командасы (остазлары Д.Шәвәлиев) 15-16 сентябрь көннәрендә Яңачабаксар шәһәренең “Сокол” төркеме белән очрашуда беренче уенда 4:7, икенче уенда 2:8 исәбе белән җиңелде. “Сокол”ның бик көчле команда булуын, алай гына да түгел, “Б” төркеменә караган 8 команда арасында фаворитлардан саналуын искә алганда, безнең әле быел беренче мәртәбә зур ярышларга көч сынашырга чыккан “Лачын 1998”ләрне аңлап та, аклап та була.
22-23 сентябрь көннәрендә Актанышның “Лачын” боз спорт сараенда актанышлылар яңа көндәшләре – Удмуртиянең Глазов шәһәреннән “Прогресс” төркеме белән очраштылар. Үз йортыңда стеналар да булыша дигәндәй, “Лачын” көчле уен күрсәтеп, беренче көнне 5:3, икенче көнне исә 8:2 исәбе белән җиңүче калды.
Котлыйбыз!
“Лачын” ның алдагы уеннары 29-30 сентябрь көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә, боз хуҗалары – “Спартак” командасы белән узачак. Уңышлар телибез!