Актанышның 57 бистәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак хәлен яхшырту программасы нигезендә сафка баскан өр-яңа “Җиңүнең 65 еллыгы” урамы, ерактан ук, су тамчылары төсле бер-берләренә ошаган йортлары белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Әлеге урамнар артында җәйрәп яткан иркен яланда исә бик тиздән яңа “Нөркә” бистәсе калкып чыгачак. Күпбалалы гаиләләр өчен, социаль ипотека, сугыш ветераннары, әфганчылар, чернобыльчеләр өчен һәм башка программалар нигезендә, һәммәсе аерым индивидуаль проект буенча салыначак йортлар, урамнар булачак анда.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды директоры Т.Абдуллин “Нөркә” бистәсе проектын хуплады, “Кибет, балалар бакчасы, мәктәп тә кирәк булачактыр, бу хакта да онытмагыз”,- дип киңәшләрен бирде.
Тәлгать Мидхәт улы Актанышка эшлекле сәфәре барышында, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Ленин проспектында төзелүче 30 фатирлы йортта эш барышы белән дә танышты.
Шулай ук, район үзәгенең 2 бистәсендә тирә-якны шыксызлап торучы иске кош-корт лапаслары, гаражлар урынына һәм социаль ипотекада чират торучылар өчен 80 санлы һөнәр лицее базасында яңа йортлар төзү фикерен хуплады.