ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советы депутатларына Юлламасы

2012 елның 14 сентябре, җомга

13 сентябрь көнне дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз беренче утырышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасын җиткерде.
Утырыш киңәйтелгән составта узды. Анда федераль һәм республика хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, иҗтимагый, дини оешмалар, профсоюзлар, бизнес, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, ММЧ вәкилләре – барлыгы 700 гә якын кеше катнашты.
Актаныш муниципаль районыннан чарада Акатныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов, Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Камаев, “Нигез” ҖЧҖ җитәкчесе Д.Җәлилов, Актанышбаш җирлеге башлыгы һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Фазлыева катнаштылар.
 
2013 елдан бирле Татарстанда нәтиҗәле авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм күрсәтү принцибын гамәлгә кертү мәслихәт

Республика икътисадын тәшкил итүче төп өлкәләрнең берсе булып, элеккечә агросәнәгать комплексы кала. Безнең өчен барлык юнәлешләр дә мөһим – эре авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлык хуҗалыклары һәм халыкның шәхси йорт хуҗалыклары үсеше дә күз уңында. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасында билгеләп узды.

Президент әйтүенчә, соңгы унъеллыкта мегафермалар төзелешенә, терлекчелек комплексларын реконструкцияләүгә, эшкәртү һәм саклау объектларын модернизацияләүгә, авыл хуҗалыгы техникасын яңартуга, нәселле терлек сатып алуга 150 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән. “Агросила Групп, Ак Барс Холдинг, Кызыл Шәрыкъ Агро һәм башка компанияләрнең керткән өлеше зур”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

“Кече хуҗалыклар үсешенең югары темпларына, актив дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде. Республикада 860 гаилә фермасы эшли, шул исәптән, 381е – югары технологияле. Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларга 20 миллиард сумнан артык ташламалы кредит бирелде. “Лизинг-грант” программасы кысаларында авыл хуҗалыгында 863 проект финансланды. Министрлар Кабинетына грантлар бүлеп бирү мәсьәләләрен оператив төстә хәл итү зарур, аларның 30 проценттан да ким булмаган өлеше авылларга юнәлтелергә тиеш”, - дип ассызыклады ТР башлыгы.

“Җирле җитештерүчеләрнең продукциясенә “яшел урам” бирү – аерым бер зур бурыч. Татарстанның агросәнәгать паркы, безнең җитештерүчеләрне турыдан-туры кулланучылар белән элемтәгә кертергә һәм сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясенә үтемле бәяләр куярга мөмкинлек бирәчәк. Мондый парклар барлык шәһәрләрдә булдырылырга тиеш”, - дигән фикердә Р. Миңнеханов.

“Киләсе елдан нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы предпрятиеләренә дәүләт ярдәме принцибын гамәлгә кертү зарур. Базар коралларының уңышлы кулланылышы Актаныш, Балтач, Әтнә, Саба районнарында күзәтелә. Җирдән файдалану нәтиҗәлелеге, җайланмалар кулланылышы, хезмәт нәтиҗәлелеге, агросәнәгать сәясәтенең өстенлекләренә әверелергә тиеш”, - дигән күрсәтмә бирде Президент.

“Авыл һәм аның халкына ярдәм итү – республика өчен үзәктә булган мәсьәләләрнең берсе. Авылларда торак, юллар, авыл мәдәният йортлары, беренчел звено медицина учреждениеләре төзелеше, мәктәпне төзекләндерү, газификация, “Чиста су” республика программалары алга таба да гамәлгә ашуын дәвам итәчәк”, - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

2020 елга кадәр ТР да 750 меңгә якын югары җитештерүчәнлекле эшче урыннар булдыру зарур

Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелегенең алдагы үсешенә, углеводород чималының максималь эшкәртелүенә юнәлтелгән эре масштаблы проектларны гамәлгә ашыру этәргеч булачак. Бу “ТАНЕКО”, “Аммоний” проектлары, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ дә этилен җитештерү куәтлелеге 1 миллион тонна булган завод төзелеше һәм “ТАИФ-НК” ААҖ авыр калдыкларны тирән эшкәртү комплексы проектлары.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанның нефть һәм газ комплексы уңышлы үсеш ала. Икътисад флагманы – “Татнефть” ААҖ үсешнең тотрыклы күрсәткечләрен чагылдыра, алар нигезендә иң заманча нефть табу технологияләре ята.

Нефть химиясе һәм энергетика комплекслары предприятиеләренең тотрыклы эшен “Газпромтрансгаз Казан” компаниясе тәэмин итә, дип ассызыклый республика башлыгы.

“Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзелеше заводының перспективалары зур – судноларның яңа ихтыяҗ зур булган категорияләрен күздә тотып, киләчәккә яхшы җирлек бар дигән сүз”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, хәзер төп бурыч – базарларда озакка урнашып калу.

Президент Казан вертолет заводында производствога вертолетларның яңа модельләре гамәлгә кертелүенә, шулай ук Горбунов исемендәге КАПО да АН-70 хәрби-транспорт очкычын ясау буенча проектның федераль хакимияттә хуплау табуына да тукталды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә һәм ТР Хөкүмәтенә Россия Оборона министрлыгы һәм оборона-сәнәгать корпорацияләре белән, югары технологияле продукция спектрын киңәйтү буенча эшне көчәйтү зарур. Татарстан Министрлар Кабинетына, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе белән бәйле рәвештә, Татарстан предприятиеләре белән мәгълүмати һәм консультатив эшне җанландыру кирәк.

“Төп бурычларның берсе – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. Россия Президенты йөкләмәсен үтәү кысаларында, 2020 нче елга кадәр Татарстанда яңа производстволар төзелеше һәм гамәлдәгеләрен модернизацияләү хисабына 750 мең югары җитештерүчәнлекле эшче урын булдыру зарур”, - дип төгәлләде Президент юлламаның икътисад үсешенә кагылышлы өлешендә.

Дестабилизациягә китерүче факторлар булган радикаль дини агымнарның үсешенә кул куярга ярамый

Тарихи-мәдәни мирас елында матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен саклап калу өчен шактый эшләр башкарылды. Яңа музей комплекслары һәм яңадан торгызылган объектлар мөһим мәдәни һәм мәгариф үзәкләренә әверелә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык Юлламасында шул хакта билгеләп узды.


“Шуны билгеләп узу зарур: үткәнгә сакчыл карашны бер акция яки программа кысаларында гына формалаштырырга ярамый. Бу бурыч мәңгелек”, - дип ассызыклый Президент.

Рөстәм Миңнеханов шәрехләп узганча, Идел Болгарында ислам кабул итүгә, Изге Ана Казан иконасын данлауга багышланган чаралар, мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча масштаблы эшчәнлек, безнең бай мираска ихтирамлы мөнәсәбәтне һәм Россия Федерациясе мәдәнияте һәм рухилыгына сизелерлек өлеш кертүне ассызыклый.

Республика башлыгы билгеләп узганча, дини өлкә һәм, иң беренче чиратта, безнең үзәкләштерелгән дини оешмаларның – республика мөселманнарының Диния Нәзарате һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясенең традицион дини-әхлак кыйммәтләрен алга сөрү эше аеруча зур актуальлеккә ия.

Рөстәм Миңнеханов республикада хакимлек иткән тынычлыкны какшатырга теләп оештырылган мөселман дин әһелләренә каршы террорчылык актларын да әйтеп узды. “Без вакыйгаларның мондый борылышына әзер түгел идек. Тотрыксызлыкка этәрүче радикаль дин агымнары үсешенә юл куярга ярамый”, - ди Президент. “Намус иреклелеге һәм дини берләшмәләр турындагы” ТР Законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, хокук саклау структуралары, республика мөселманнарының Диния Нәзарәте чит идеология үтеп керүгә чик куярга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

“Җәмгыять дини һәм милли экстремизмның теләсә-нинди чагылышларына каршы торырга тиеш”, - ди ул.

Татарстан җитәкчесе фикеренчә, дини белем бирүне сыйфатлы төстә яңартуга, дини кадрларны әзерләүгә теләктәшлек итү мөһим. “Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре” белем бирү курсы бик җитди игътибар таләп итә. Мәктәп баскычыннан ук без дөрес аңлату эшләре алып барырга тиеш”, – дип басым ясый Рөстәм Миңнеханов.

http://prav.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International